Биографиясе

1936 елның 3 декабрендә БАССРның Баймак шәһәрендә туа.

1961 елда Ленинград электроника институтын тәмамлый.

1963 елга кадәр Ленинград электрофизика аппаратуралары фәнни-тикшеренү институтында, 1983 елга кадәр Ленинград электротехника институтында.

1983 елдан Ленинград су транспорты институтында (хәзерге Санкт-Петербург су коммуникацияләре университеты) кафедра мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре автоматлаштырылган контроль һәм идарә итү системаларына, фаразлар теориясе һәм практикасына, технологик процессларны техник диагнозлауга һәм оптимальләштерүгә карый.

Уйлап табуга 12 авторлык таныклыгы бар.

Хезмәтләре

Диагностика судовой автономики методами планирования эксперимента. Л., 1978;

Оптимизация технологических процессов в производстве электронных приборов. М., 1987;

Интеллектуальные информационные системы. М., 2003.