Биографиясе

1923 елның 18 августы, Зөя кантоны, хәзер Кайбыч районы Кичке авылы — 1967 елның 26 феврале, шунда ук.

Туган ягында колхозда эшли.

1942 елның маеннан Кызыл Армия сафларында.

1942 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында 266 нчы гвардия укчы полкы разведчигы (8 нче армиянең 88 нче гвардия укчы дивизиясе). 3 нче Украина һәм 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында, Изюм-Барвенково (1943), Никополь-Кривой Рог (1944), Варшава-Познань һәм Берлин (икесе дә — 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1944 елның 6 апрелендә яшерен операцияләр вакытында Баланино авылы (Одесса өлкәсе) янында (разведчиклар төркеме составында дошман тылына үтеп керә һәм «тел» ала. Разведчиклар чигенешен каплап, дошманның берничә солдатын юк итә).

1944 елның 21 июлендә Влодава (Польша) шәһәреннән көньяктарак Көнбатыш Буг елгасын кичкәндә (Платонов җитәкләгән разведчиклар төркеме елганың сулъяк ярында дошман траншеясына беренчеләрдән булып бәреп керә һәм пулемёт расчётын юкка чыгара, солдатларның елганы кичүен тәэмин итә).

1945 елның 14 гыйнварында Геленувек (Варшавадан көньяк-көнбатыштарак, Польша) торак пункты янында Висла плацдармында оборонаны өзү сугышында (дошман траншеясына беренче булып бәреп керә, берничә солдатны, дзот һәм 2 пулемёт ноктасын юк итә, 4 кешене әсирлеккә ала) батырлык күрсәтә.

1945 елда демобилизацияләнә. Туган ягында колхозда эшли.

Бүләкләре

Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.

Автор  — М.З.Хәбибуллин