Авыл 1664 елдан Пустошь Сосмак Бигиня буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Салман, Сосмак, Сосмак-Пөшәңгәр исемнәре белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук чыпта сугу, йон тетү, киез итек басу, балта эше кәсепчелеге, олаучылык тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, тимерчелек, су тегермәне, 4 чыпта сугу бинасы, 4 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1295,8 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Мәмсә волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Юл, 1956 елның 18 июленнән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән Арча районында.

Хәзер Апаз авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда “Кызыл Тау” колхозы оештырыла, 1952 елда – берләштерелгән “Авангард” колхозы, 1957 елда – “Северный” совхозы, 1967 елда – “Ватан” совхозы, 1990 елда Н.Сафин исемендәге совхоз составына керә. 1995 елдан “Ватан” авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2010 елдан “Ватан” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда башлангыч мәктәп – балалар бакчасы (2004 елдан), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2007 елдан), күп функцияле үзәк (2014 елдан) бар.

Фотограф Шакиров Р.Н. Мәчет

Татарстанның Арча районы Пөшәңгәр авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Күренекле кешеләре

Ф.Г.Мөхәммәтҗанова (1958 елда туган) – педагог, педагогика фәннәре докторы, профессор.

Фотограф Шакиров Р.Н. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә обелиск

Татарстанның Арча районы Пөшәңгәр авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Халык саны

1782 елда – 91 ир заты;
1859 елда – 528,
1897 елда – 814,
1908 елда – 1003,
1920 елда – 807,
1926 елда – 710,
1938 елда – 773,
1949 елда – 520,
1958 елда – 420,
1970 елда – 593,
1979 елда – 463,
1989 елда – 480,
2002 елда – 394,
2010 елда – 399,
2015 елда – 399 кеше (татарлар).

Фотограф Шакиров Р.Н. Күп функцияле үзәк

Татарстанның Арча районы Пөшәңгәр авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы