Авылга Казан ханлыгы чорында нигез салына. XVII йөзнең беренче яртысында яңадан торгызыла.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 736,9 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Арча волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында.1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Яңа Сала авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда “Кызыл Каенсар” колхозы оештырыла, 1941 елда “Кустарь”  колхозы итеп, 1955 елда “Коммунизм таңы” колхозы итеп үзгәртелә. 1959 елда берләштерелгән М.Вахитов исемендәге колхоз составына керә. 1995 елдан “Яңа Сала” күмәк предприятиесе, 2005 елдан “Каенсар” агрофирмасы”. Халкы күбесенчә “Каенсар” агрофирмасы”нда эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Хәзерге вакытта клуб, балалар бакчасы (2000 елдан), мәчет (2012 елдан) бар. 2013 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Күренекле кешеләре

Г.Ф.Шәйхиева (1970 елда туган) – публицист, журналист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1782 елда –91 ир заты;
1859 елда – 279,
1897 елда – 392,
1908 елда –  470,
1920 елда – 439,
1926 елда – 405,
1938 елда – 432,
1949 елда – 353,
1958 елда – 281,
1970 елда – 268,
1979 елда – 213,
1989 елда – 178,
2002 елда – 186,
2010 елда – 171,
2015 елда – 162 кеше (татарлар).