Эчтәлек

Фотограф Шакиров Р.Н. Татарстанның Арча районы Иске Чүриле авылы урамы

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Фотограф Шакиров Р.Н. Мәктәп һәм балалар бакчасы

Татарстанның Арча районы Иске Чүриле авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Авылга Казан ханлыгы чорында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Никольский исеме белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы алпавыт һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, йон тетү, агач эше һәм тимерчелек кәсепчелеге тарала.

Беренче чиркәү авылда 1730 елда төзелә, янгын вакытында янып бетә.

1830 елда Казан Богородица чиркәве төзелә. Югары башкала классицизмы стилендә дини архитектура истәлеге. Совет заманында бинада ашлык саклау һәм гражданнар оборонасы складлары урнаша; 1992 елдан кабат чиркәү буларак эшли. Шулай ук XIX йөз ахырына караган кирпеч баганалы койма һәм кәшәнә сакланган.

XX йөз башында авылда чиркәү, чиркәү-мәхәллә мәктәбе (1889 елда), земство мәктәбе (1895 елда), почта станциясе, 2 тимерчелек, 3 олаучылар йорты, сыраханә, 3 бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3213,8 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Арча волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Иске Чүриле авыл җирлеге составына керә.

1929 елда авылда “Заветы Ильича” колхозы оештырыла, 1995 елдан “Татарстан” күмәк предприятиесе, 2003 елдан “Казансу” авыл хуҗалыгы кооперативы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, “Чүриле” авыл хуҗалыгы кооперативы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2016 елдан “Возрождение” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1917 елдан соң авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1961 елда – сигезьеллык, 1985 елда урта мәктәп итеп (1995 елда яңа бина төзелә) үзгәртелә.

Мәдәният йорты (1992 елда яңа бина төзелә), китапханә, чиркәү, мәчет бар.

1965 елда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга һәйкәл куела, 1975 елда яңа һәйкәл төзелә.

Авылда мәдәни мирас объекты сакланган – сәүдәгәр Г.Бесценов йорты. 1933 елда бу бинада колхозчылар җыелышы уза, анда Үзәк Башкарма комитеты рәисе М.И.Калинин чыгыш ясый. Хәзерге вакытта бинада кафе урнашкан.

Фотограф Шакиров Р.Н. Казан Богородица чиркәве. 1830

Татарстанның Арча районы Иске Чүриле авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Фотограф Гыйниятов Б.А. Казан Богородица чиркәве. 1830

Татарстанның Арча районы Иске Чүриле авылы. Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Фотограф Шакиров Р.Н. Казан Богородица чиркәве. 1830

Татарстанның Арча районы Иске Чүриле авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Халык саны

1782 елда – 479 ир заты;
1859 елда – 920,
1897 елда – 1039,
1908 елда – 976,
1920 елда – 1000,
1926 елда – 1172,
1938 елда – 1102,
1949 елда – 897,
1958 елда – 789,
1970 елда – 499,
1979 елда – 598,
1989 елда – 599,
2002 елда – 677,
2010 елда – 709,
2015 елда – 753 кеше (татарлар – 69%, руслар – 28%).

Фотограф Шакиров Р.Н. Сәүдәгәр Г.Бесценов йорты

Татарстанның Арча районы Иске Чүриле авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы