Эчтәлек

Авыл 1678 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Кече Пошалым исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 229,3 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Кармыш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Үрнәк авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда Жданов исемендәге колхоз оештырыла, 1958 елда берләштерелгән Тукай исемендәге колхоз составына керә. 1996 елдан “Төрнәле” күмәк предприятиесе, 2017 елдан “Лотфуллин” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы кырчылык, ит терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылдан көнчыгыштарак төбәк өчен әһәмиятле “Казансу елгасының чишмә башы” табигать истәлеге урнашкан (1972 ел).

Халык саны

1782 елда – 32 ир заты;
1859 елда – 80,
1897 елда – 102,
1908 елда – 112,
1920 елда – 133,
1938 елда – 194,
1949 елда – 173,
1958 елда – 179,
1970 елда – 144,
1979 елда – 120,
1989 елда – 98,
2002 елда – 79,
2010 елда – 56,
2015 елда – 65 кеше (татарлар).