Биографиясе

1837 елның 15 августы, Тверь губернасы — 1905 елның 13 мае, Казан.  

Петербург руханилар академиясен тәмамлаганнан соң, Казан руханилар академиясендә эшли.

1869 елдан грек теле кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре дини әдәбиятны грек теленнән рус теленә тәрҗемә итү мәсьәләләренә карый.

Некрасов җитәкчелегендә Шәрекъ чиркәүләре Вселенский һәм Поместный соборлары Язмаларының фәнни тәрҗемәләре һәм басмалары әзерләнә.

Казан руханилар академиясендә дини һәм фәлсәфи-фәнни мәктәпләр үсешенә ярдәм итә (Некрасов шәкертләре арасында — И.С.Бердников, М.И.Богословский, В.И.Несмелов).

Инҗил текстларына шәрехләүләр авторы.

Хезмәтләре

Чтение греческого текста св. Евангелий. К., 1888;

Чтение греческого текста Деяний и Посланий апостольских. К., 1892.

Әдәбият  

Александр Александрович Некрасов: Некролог. К., 1905;

Редников Н. Очерк учёно-литературной и профессорской деятельности Александра Александровича Некрасова // Православный собеседник. 1906. Ч. 1.