- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (2.5.1945)
Тәрбиягә алган гаилә фамилиясе буенча — Орлов Николай Сергеевич.
1919 елның 29 декабре, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, хәзер Актаныш районы Зөбәер авылы — 1982 елның 29 сентябре, Ровно шәһәре, Украина ССР.
Әтисе үлгәннән соң гаиләсе белән Колпино шәһәренә (Ленинград өлкәсе), 13 яшендә Ленинградка (хәзерге Санкт-Петербург) күченә. Ленинград өлкәсендә урман эшкәртүдә һәм таш карьерларында, Ижорск заводында слесарь булып эшли.
1939 елдан Кызыл Армиядә, хәрби комиссариатта үзен тәрбиягә алган әти-әниләре фамилиясе буенча Орлов Николай Сергеевич дип атый.
1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 29 нчы төзелеш-торгызу тимер юл батальоны составында Киев шәһәре оборонасында катнаша.
Киев янында әсирлеккә эләгә, концлагерьдан кача.
1942 елның февраленнән Сумы һәм Ровно өлкәләрендә партизан отрядында сугыша. 1943 елдан партизаннар берләшмәсенең шартлату төркеме командиры (Ровно өлкәсе). Г.М.Минаев җитәкчелегендәге отряд 20 сугышчан һәм диверсион операция үткәрә, дошманның йөзләгән эшелонын юк итә, 4 тимер юл күперен шартлата.
1944 елдан Ровнода яши. Сугыштан соң Ровнода «Партизан» кинотеатры директоры, Белоруссиянең Гомель өлкәсе Петриков шәһәрендә саклык кассасы мөдире булып эшли.
Ике Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Г.М.Минаев бюсты Актанышның Геройлар аллеясында урнаштырыла, аның исеме Колпино шәһәренең Геройлар аллеясы стеласында мәңгеләштерелә.
Ракипов Ш.З. Хранить вечно. Казань, 1980;
Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1984. Кн. 2;
Подвигом прославленные. Киев, 1985;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2018. Т. 1. С. 159,171;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 107.
Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.