- РУС
- ТАТ
авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, ТР һәм РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1989, 1995 еллар)
1935 елның 26 сентябрендә Балтач районы Куныр авылында туган.
1970 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.
Хезмәт юлын 1951 елда Балтач районының «Якты юл» колхозында колхозчы булып башлый, 1962–1969 елларда агроном, 1969 елдан колхоз рәисе. Аның җитәкчелегендә хуҗалыкта игенчелек һәм терлекчелеккә алдынгы технологияләр кертелә.
Авыл хуҗалыгы үстерүдәге уңышлары өчен колхоз КПСС ҮК, СССР МС, ВЦСПС һәм ВЛКСМ ҮКның күчмә Кызыл байрагы (1985 ел), СССР (1986 ел) һәм ТАССР ВДНХсының дипломнары (1987, 1988 еллар) белән бүләкләнә.
Нәселле терлекчелекне үстерү буенча бөтенроссия һәм бөтенсоюз конкурсларында җиңүче була.
Х.Г.Гәрәев «Почёт билгесе» ордены (1984 г.), медаль белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.