Эчтәлек

С.С.Зимницкий тарафыннан тәкъдим ителеп (1922 ел), «Брайт авыруын дәвалау» китабында (1928 ел) тасвирлап бирелә.

Ысулның асылы: уртача физик авырлыкны һәм гадәти ашау режимын саклаган хәлдә, сидекне тәүлек дәвамында һәр 3 сәгать саен (8 өлеш) аерым банкаларга җыялар, һәр өлеш күләмен (мл ларда), тыгызлыгын (чагыштырма авырлыгын), составындагы хлоридларның (хлорокинез), бәвелчәнең (азотокинез) күпме булуын билгелиләр, көндез һәм төнлә бүленеп чыккан сидекнең микъдарын (диурез) исәпләп чыгаралар. Сәламәт кешенең гомуми диурезы эчелгән сыеклыкның 65-75% ын тәшкил итә; көндез тәүлеклек сидек күләменең 2/3 яки 3/4 өлеше бүленеп чыга. Нормада төрле өлешләрнең чагыштырма авырлыклары үзгәреп тора, берсенең күрсәткече 1,02 дән зуррак булырга тиеш.

Функциональ тикшерү ысулларына түбәндәгеләр дә керә: су аерып алу пробасы (эретү пробасы), бу очракта авыруга ач карынга 1,5 л су эчертеп, 4 сәгать буена һәр 30 минут саен бүленеп чыккан сидек микъдарын үлчәп торалар; коры-сары ашатып, проба алу: авыру аксымга бай коры ризык кына ашап тора, сидекне иртәнге 8 дән кичке 8 гә кадәр җыялар.

С.С.Зимницкий күп су эчертеп, коры-сары ашатып пробалар алуны тәнкыйтьләп чыга, үзе тәкъдим иткән ысул ярдәмендә бөерләрнең сидек бүлеп чыгару сәләтен билгеләү, хлоридларны һәм азотны эретү һәм туплау, бөерләр эшчәнлегенең характерын, аларның гадәти һәм артык эшләвенә ни дәрәҗәдә яраклаша алуын белү мөмкинлеге бирә торган өстенлекле якларын исбатлый.

Бөер функцияләрен өйрәнү нәтиҗәләрен автор үзенең «Нефропатия өлкәсендәге этюдлар» («Этюды в области нефропатии») сериясенә тупланган хезмәтләрендә тасвирлый. С.П.Боткин мәктәбе традицияләрен дәвам иттерүче буларак, Зимницкий нефритларны аерым авыруның гына түгел, ә бөтен организмның авыруы күрсәткече дип карау тәгълиматын үстерә.

Әдәбият

Зимницкий С.С. В чем заключается наша методика функциональной диагностики почек и что она разрешает // Казан. мед. журн. 1922. № 1;

Богоявленский В.Ф. Профессор С.С.Зимницкий. Казань, 1970.

Автор – В.Ф.Богоявленский