Революциягә кадәрге чыганакларда Әзәк-Яваш исеме белән дә билгеле.

Авылга Казан ханлыгы чорында нигез салына.

XVII йөз башында халкы христиан динен кабул итә, 1870 елларда исламга кире кайта.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек. Шулай ук тегү һәм тукучылык кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында мәчет, мәктәп, 3 су тегермәне, 2 ярма яргыч, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 621,2 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Яңа Кишет волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Иске Кырлай авыл җирлеге составына керә.

1931 елда авылда “Амур” колхозы оештырыла, 1954 елда “Ватан” колхозы итеп үзгәртелә, 1961 елда Мичурин исемендәге колхоз составына керә. 1993 елдан Мичурин исемендәге күмәк предприятие, 2004 елдан “Мичурин исемендәге” авыл хуҗалыгы предприятиесе. Халкы кырчылык, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Авылда башлангыч мәктәп (1993 елдан), клуб эшли.

Күренекле кешеләре

Ф.А.Галиев (1960–2012) – драматург, Татарстан Республикасының халык артисты, ТРның атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры һәм режиссеры (1982–1992 елларда), Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры режиссеры һәм актеры (1992–2012 елларда);

Д.Ш.Гыйниятов (1969 елда туган) – “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры урынбасары, “ТНВ – Татарстан” баш мөхәррире.

Халык саны

1782 елда – 66 ир заты;
1859 елда – 319,
1897 елда – 495,
1908 елда –  616,
1920 елда – 617,
1926 елда – 558,
1938 елда – 345,
1949 елда – 251,
1958 елда – 189,
1970 елда – 186,
1979 елда – 195,
1989 елда – 136,
2002 елда – 141,
2010 елда – 128,
2015 елда – 121 кеше (татарлар).