И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Гариф Ахунов. 2022

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

1925 елның 18 сентябре, Арча кантоны Өчиле авылы – 2000 елның 4 июне, Казан; Арчада җирләнгән.

Г.Ахунов Казан университетын тәмамлый (1952).

«Совет әдәбияты» журналында эшли (1951–1956), ТАССР Язучылар берлеге Әлмәт бүлегенең җаваплы сәркәтибе (1963–1965, 1967–1968), «Казан утлары» журналының баш мөхәррире (1971–1974), ТАССР Язучылар берлеге идарәсе рәисе (1974–1984), бер үк вакытта РСФСР Язучылар берлеге сәркәтибе (1975–1984) вазифаларын башкара.

Әсәрләре 1951 елда басыла башлый. Беренче күләмле әсәре – студент яшьләр тормышыннан алынган «Яшьлек яме» повесте 1956 елда дөнья күрә. Татарстан нефтьчеләре тормышын яктырткан «Хәзинә» романы (1963; рус теленә тәрҗемәсе «Клад», 1963; Свердловск киностудиясендә шул исемдә нәфис фильм төшерелә, 1977) һәм «Чикләвек төше» повесте (1973; рус теленә тәрҗемәсе «Ядро ореха», 1982; 1973 елда сәхнәләштерелә) өчен ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була (1973).

«Канатлар кая илтә?» (1967), «И кадерле туган як» (1971, автордашы М.Зарипов), «Йолдызлар калка» (1980) исемле очерклар һәм документаль повестьлар, «Утлар яна учакта» (1976) дип аталган пьесалар, «Чишмәләр белән сөйләшү» (1985) дип исемләнгән әдәби-тәнкыйть мәкаләләре җыентыклары авторы.

Г.Ахунов әсәрләренең геройлары – нефтьчеләр, авыл хезмәтчәннәре, төрле оешмаларның җитәкчеләре, иҗат интеллигенциясе вәкилләре. Тарихи тематикага мөрәҗәгать итеп, Г.Ахунов 1930 елларда Березники шәһәрендә химия заводы төзелеше турында «Ардуан батыр» документаль повестен (1974; 1980 елда сәхнәләштерелә), XX йөзнең беренче яртысында татар җәмгыятендә булып узган драматик вакыйгаларны яктырткан «Идел кызы» дилогиясен яза (1–2 китап, 1978–1986, русчага тәрҗемәсе «Дочь Волги», 1992).

Драматург буларак «Чулпы җыры» (1959; шул ук елда куела), «Тынгысыз йөрәк» (1959, автордашы Ф.Мостафин; шул ук елда куела) пьесалары, Ш.Камалның «Акчарлаклар» повесте буенча эшләнгән шул исемдәге инсценировка (1971 елда куела) авторы буларак та мәгълүм.

Г.Ахуновның хәзерге заман әдәби процессына багышланган аналитик мәкаләләре, язучыларның һәм сәнгать эшлеклеләренең иҗат портретлары республика матбугатында, үзәк басмаларда дөнья күрә.

Г.Ахунов шулай ук М.А.Шолохов, А.Н.Островский, А.С.Макаренко, В.А.Закруткин һәм башка язучыларның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.

Г.Ахуновның повестьлары һәм хикәяләре рус, украин, азәрбайҗан, үзбәк, кыргыз, казакъ, башкорт, удмурт, чуаш, мари, якут, даргин телләренә тәрҗемә ителә.

1974–1984 елларда СССР Югары Советы депутаты.

Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар Дуслыгы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Клад. М., 1963.

Әсәрләр: 4 томда. Казан, 1981–1984.

Сайланма әсәрләр: 5 томда, Казан, 2005.

Сайланма әсәрләр (Мәктәп китапханәсе сериясе, Т. 36). Казан, 2005.

Әдәбият

Галимуллин Ф. Чишмә җыры // Инешләр Иделгә кушыла. Казан, 1985.

Нуруллин И. Үзяктысы бар икән бит // Шәһри Казан. 1995. 11 августа.

Әхмәтҗанов М. Үзе тапкан хәзинә // Мирас. 1997. № 12; 1998. № 1.

Г.Ахунов: истәлекләр (Г.Ахунов турында замандашлары). Казан, 2005.

Автор – Р.Х.Сверигин