25 кә якын төре билгеле, нигездә, ике ярымшарның да уртача поясларында таралган.

Татарстан территориясендә бер төре – койма буе колмак үләне (C. sepium) бар. Сирәк кенә барлык районнарда да очрый. Елга, күл ярлары буенда, кырларда, куаклар арасында үсә.

Сабагы үрмәле, 150-300 см озынлыкта. Тамыр системасы вертикаль һәм горизонталь шнурсыман тармаклы. Яфраклары чиратлашкан, өчпочмаклы-уксыман, озын саплы. Чәчәкләре берле, ак яки аксыл-алсу, бүрәнкәсыман, яфрак куентыгында урнашкан. Җимеше – шарсыман, өч орлыклы тартмачык. Июль-августта чәчәк ата. Июль-сентябрьдә җимеш бирә.

Үсемлек составында сапониннар, алкалоидлар, С витамины бар.

Халык медицинасында яфраклары авыртуны басу өчен һәм яра төзәтү чарасы буларак кулланыла. Ачы тәме бар.

Бөтен өлешләре дә агулы.

Декоратив, баллы үсемлек.

Койма буе колмак үләне