1930 елның 10 августында оештырыла.

Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгышында урнашкан.

Үзәге — Чаллы шәһәре.

Мәйданы — 1743,9 кв.км.

Халкы 2017 елда — 40522 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча татарлар — 74,7%, руслар — 21,9%,).

Район 88 торак пунктны берләштерә.

Гербы һәм флагы 2005 елның 11 ноябрендә раслана.

Герб тасвирламасы

«Сыек зәңгәр (зәңгәр, күк) тар очлык өстендәге җете кызыл (кызыл) җирлектә алгы уң тәпие белән үз алдында өсте алтын шар белән төгәлләнгән, шар астында сулга җилфердәгән җиде көмеш тасма бәйләнгән алтын сап тоткан шундый ук металл каплансыман арыслан».

Флаг тасвирламасы

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге туры почмаклы кызыл тукымада район гербы фигуралары сурәтләнгән: аскы чиге буйлап тукыма киңлегенең 2/15 өлеше киңлегендә күк буй тоташкан, ә кызыл өлештә буйга терәлеп алгы аягы белән өсте сары шар белән төгәлләнгән, шар астында җилфердәгән җиде ак тасма бәйләнгән сары сап тоткан шундый ук төстәге хәрәкәттәге арыслан».

Символика нигезләмәсе

Герб символ һәм аллегорияләр теле белән төбәкнең Татарстанның социаль-икътисади потенциалында мөһим урын тотуын күрсәтә. Биредә республика сәнәгатенең әһәмиятле өлкәләре тупланган. Тукай районы — су һәм башка транспорт магистральләре чаты, эре авыл хуҗалыгы үзәге. Гербтагы төп фигура — алтын Арыслан — җәнлекләр патшасы, көч һәм куәт, ышаныч һәм батырлык гәүдәләнеше. Сап һәм 7 көмеш сөлге — районның күпмилләтле халкының дуслык символы. Гербның зәңгәрсу очлыгы Тукай районының Кама елгасы яры буенда урнашканлыгын күрсәтә. Геральдикадагы алтын төс — байлык, тотрыклылык, ихтирам һәм интеллект; көмеш — чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы; җете кызыл (кызыл) төс — батырлык, көч, хезмәт, матурлыкны гәүдәләндерә; сыек зәңгәр (зәңгәр) төс — намус, рухи байлык, югары омтылышлар билгесе.

Авторлар коллективы

Р.Хәйретдинов һәм Р.Салихов (Казан), К.Мочёнов (Химки), К.Переходенко (Конаково), О.Афанасьева һәм Р.Маланичев (Мәскәү); Ф.Сәлахова (Тукай районы) катнашында.