Гомуми мәгълүмат

Курган өлкәсенең көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1940 елда Чиләбе өлкәсе составында оештырыла, 1943 елдан – Курган өлкәсе составында. 1963 елда район бетерелә, 1965 елда яңадан торгызыла. Мәйданы – 2485,6 кв.км. Үзәге – Әлмән авылы (Курган шәһәреннән 178 км читтә урнашкан).

Халкы – 10431 кеше (2015 ел). Татарлар 2015 елда – 2594 кеше.

Тупланып Әлмән (1468 кеше), Иванково (178), Өчкүл (Шабай) (238), Вишняково (120), Алакүл (117), Тузово (52) авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Идел буе татарлары район территориясендә XVI йөздә күренә башлыйлар. XVIII йөз ахырына 5 нче ревизия мәгълүматларына караганда (1795–1796 еллар), эчкен татарлары авылларында – Әлмәнкүл (Әлмән), Вишняково, Өчкүл, Тузово авылларында барлыгы 415 ир заты яши.

1900 елда Әлмән авылында – ике агач мәчет һәм татар мәктәбе, Вишняково, Иванково, Тузово, Өчкүл авылларында берәр мәчет һәм алар каршында мәктәпләр эшли.

1919–1924 елларда Әлмән, Иванково, Вишняково, Казённое, Парамоново, Тузово, Өчкүл, Шәрип авылларында татар мәктәпләре ачыла. 2015/2016 уку елында районның 4 мәктәбендә татар теле предмет буларак өйрәнелә.

1981 елдан район үзәгендә татар фольклор үзешчән коллективы эшли. Сабан туе бәйрәме үткәрелә. Татар иҗат коллективлары: «Ялкын» (2009 елдан, Иванково авылы), «Дулкын» (2013 елдан, Әлмән авылы), «Нур» (Вишняково авылы) фольклор төркемнәре, « Сандугач» балалар фольклор төркеме (Подъясово авылы) эшли.

Күренекле кешеләре

Әлмән районында хаттат, китаплар күчерүче Г.С.әл-Әчкени; Дан орденының тулы кавалеры Х.Г.Зарипов; җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, публицист Ш.Ә.Манатов; шагыйрьләр Г.З.Гатауллин (Макс Гатау), Җ.Х.Юмаев; журналист Җ.Г.Байбулатов; монументалист, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе К.М.Сафиуллин туган.