Фотограф Гыйниятов Б.А. Татарстанның Арча районы Наласа авылы

Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Фотограф Шакиров Р.Н. Наласа авылы янында Аты елгасы

Татарстанның Арча районы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Авыл 1678 елдан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда 2 җамигъ мәчет, мәдрәсә, кредит ширкәте, 4 җил һәм 2 су тегермәне, 4 бакалея кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2677,4 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Арча волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Наласа авыл җирлеге үзәге.

1930 елда авылда Сталин исемендәге колхоз оештырыла, 1960 елда “Октябрь” колхозы итеп үзгәртелә. 1995 елдан “Наласа” күмәк предприятиесе, 2004 елдан “Наласа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2008 елдан “Игенче” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда урта мәктәп (1980 елда яңа бина төзелә), балалар бакчасы (1967 елдан), мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1998 елдан) бар. Мәктәптә тарих-төбәкне өйрәнү музее (2001 елдан) эшли.

Авыл зиратында соры известьташтан ясалган, сөлес имлясында башкарылган гарәп-татар язулы һәм кабарынкы үсемлек бизәкләре төшерелгән кабер ташлары табыла (XVI йөзнең беренче яртысы).

Фотограф Шакиров Р.Н. Мәчет

Татарстанның Арча районы Наласа авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Фотограф Шакиров Р.Н. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларга һәйкәл

Татарстанның Арча районы Наласа авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Күренекле кешеләре

М.В.Вахитов (1872–1927) – революция хәрәкәте эшлеклесе, ТАССРның Баш мәхкәмә коллегиясе әгъзасы;

И.Р.Насыйбуллин (1967 елда туган) – “Арча хәбәрләре” газетасы баш мөхәррире;

А.С.Салихов (1938 елда туган) – галим агроном, ТРның атказанган фән эшлеклесе, ТАССРның атказанган агрономы, ТР Дәүләт бүләге лауреаты.

Фотограф Шакиров Р.Н. Чишмә

Татарстанның Арча районы Наласа авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Фотограф Шакиров Р.Н. Татарстанның Арча районы Наласа авылы яны

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Халык саны

1782 елда – 314 ир заты;
1859 елда – 1415,
1897 елда – 1684,
1908 елда – 1894,
1920 елда – 1695,
1926 елда – 1596,
1938 елда – 1351,
1949 елда – 944,
1958 елда – 858,
1970 елда – 890,
1979 елда – 785,
1989 елда – 685,
2002 елда – 682,
2010 елда – 698,
2015 елда – 684 кеше (татарлар).

Фотограф Шакиров Р.Н. Татарстанның Арча районы Наласа авылы. Гомуми күренеш

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Фотограф Шакиров Р.Н. Авыл урамы

Татарстанның Арча районы Наласа авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы