Авыл 1678 елдан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, су тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1341,7 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Кармыш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында.1930 елның 10 августыннан Арча  районында.

Хәзер Иске Кырлай авыл җирлеге составына керә.

1931 елда авылда “Ялкын” колхозы оештырыла, 1958 елда берләштерелгән “Ярыш” колхозы составына керә, 1974 елда Киров исемендәге колхоз итеп үзгәртелә. 1990 елда “Ярыш” күмәк предприятиесе, 2003 елдан “Дулкын” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2004 елдан “Дулкын” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2017 елдан “Центральная” агрофирмасы”нда. Халкы кырчылык, ит терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1926 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1951 елда җидееллык итеп үзгәртелә (яңа бина төзелә), 1974 елда ябыла, 1988 елда башлангыч мәктәп ачыла (яңа бина төзелә), 1989 елда – башлангыч мәктәп – балалар бакчасы, 1992 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә. Мәктәп каршында туган як музее эшли.

Авылда балалар бакчасы (2015 елда яңа бина төзелә), мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2000 елдан) бар.

Фотограф Шакиров Р.Н. Балалар бакчасы

Татарстанның Арча районы Мөндеш авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Күренекле кешеләре

Ф.М.Мөндеши (1781–1851) – татар мәгърифәтчесе, педагог (Түбән Курса мәдрәсәсендә укыта).

Фотограф Шакиров Р.Н. Мәчет

Татарстанның Арча районы Мөндеш авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Халык саны

1782 елда – 76 ир заты;
1859 елда – 398,
1897 елда – 549,
1908 елда – 585,
1920 елда – 927,
1926 елда – 842,
1938 елда – 728,
1949 елда – 530,
1958 елда – 572,
1970 елда – 533,
1979 елда – 439,
1989 елда – 410,
2002 елда – 449,
2010 елда – 485,
2015 елда – 484 кеше (татарлар).

Фотограф Шакиров Р.Н. Китапханә һәм Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә обелиск

Татарстанның Арча районы Мөндеш авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы