Эчтәлек

1819 елда Чыпчык авылыннан күчеп утыручылар нигез сала (авылның башка – Яңа Чыпчык исеме шуның белән бәйле).

1860 елларга кадәр халкы удел (сарай) крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык һәм баз казу һөнәрләре тарала.

1888 елгы мәгълүматларга караганда, авылда бер сыйныфлы мәктәп эшли; 1894 елдан – мәктәп, бер сыйныфлы земство училищесы була.

XX йөз башында Изге Николай чиркәве (1900 елда М.Константинопольский акчасына төзелә, сакланмаган), земство мәктәбе була.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 410,1 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Кармыш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Арча, 1944 елның 19 февраленнән – Чүриле, 1956 елның 14 маеннан  Арча районында.

Хәзер Үрнәк авыл җирлеге составына керә.

1920 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1939 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп, 1940 елларда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә, хәзер эшләми.

Халкы күбесенчә “Лотфуллин” авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшли, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

2000 елга кадәр авылда клуб, китапханә булган.

Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Авыл йорты. 2019

Татарстанның Арча районы Апайкина Гарь авылы. «Казан арты» тарих-этнография музее

Халык саны

1859 елда – 232,
1885 елда –279,
1897 елда – 289,
1908 елда – 323,
1920 елда – 296,
1926 елда – 321,
1938 елда – 279,
1949 елда – 213,
1958 елда – 204,
1970 елда – 113,
1979 елда – 80,
1989 елда – 72,
2002 елда – 129,
2010 елда – 107,
2015 елда – 91 кеше (руслар).