Эчтәлек

Авылга XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1895 елгы мәгълүматлар буенча авылда мәдрәсә булган.

XX йөз башында авылда 2 мәчет, 2 җил тегермәне, ярма яргыч, 4 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2315 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Яңа Кишет волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1938 елның 25 мартыннан – Әтнә, 1959 елның 12 октябреннән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән Арча районында.

Хәзер Яңа Кишет авыл җирлеге үзәге.

1931 елда авылда “Кишет” колхозы оештырыла, 1952 елда “Яңа Кишет” колхозы итеп үзгәртелә. 1954 елда  “Спартак” колхозы (Иске Кишет) белән Ворошилов исемендәге колхозга берләштерелә. 1960 елда Жданов исемендәге колхоз. 1989 елда авыл “Кишет” колхозына аерылып чыга. 2001 елдан “Кишет” күмәк предприятиесе, 2017 елдан “Кишет” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.  Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1927 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1943 елда – сигезьеллык, 1990 елда – урта (1991 елда яңа бина төзелә), 2011 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

1991 елдан мәктәп каршында Советлар Союзы Герое Г.Б.Сафиуллин музее эшли.

Авылда балалар бакчасы (2007 елдан мәктәп бинасында), мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1996 елдан) бар.

Халык саны

1782 елда – 185 ир заты;
1859 елда – 976,
1897 елда – 1455,
1908 елда – 1461,
1920 елда – 1282,
1926 елда – 1136,
1949 елда – 580,
1958 елда – 552,
1970 елда – 585,
1979 елда – 492,
1989 елда – 389,
2002 елда – 426,
2010 елда –393,
2015 елда – 366 кеше (татарлар).