Фотограф Шакиров Р.Н. Татарстанның Арча районы Хәсәншәех авылы урамы. 2016

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Авыл 1678 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Янчиково, Яншиково, Хасанчик исемнәре белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә, лашманчы хезмәтен үти. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, чыпта сугу, сәүдә эше тарала.

XX йөз башында авылда 3 мәчет, 2 мәдрәсә, су тегермәне, тимерче алачыгы, чүлмәк ясау йорты, 8 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2697 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Балтач волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән Арча районында.

Хәзер Апаз авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда “Кызыл көч” колхозы оештырыла. 1952 елда “Кызыл игенче” колхозы белән берләштерелә, 1957 елда – берләштерелгән “Северный” совхозы, 1967 елда “Ватан” совхозы составына керә. 1995 елдан Н.Сафин исемендәге күмәк предприятие, 2010 елдан “Ватан” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге, яшелчәчелек белән шөгыльләнә.

Авылда урта мәктәп (1992 елдан), “Ромашка” балалар бакчасы (1986 елдан), мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, “Готыф” мәчете (1988 елдан) бар.

2005 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 60 ел тулуга багышланган мемориаль комплекс, 2006 елда мемориал тирәсендә парк булдырыла.

Фотограф Шакиров Р.Н. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларга багышланган мемориаль комплекс. 2016

Татарстанның Арча районы Хәсәншәех авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Фотограф Шакиров Р.Н. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә обелиск. 2016

Татарстанның Арча районы Хәсәншәех авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Күренекле кешеләре

Г.Х.Әхмәтов (1919–2005) – педагог, Бөек Ватан сугышында катнаша, Кызыл Йолдыз (ике тапкыр), “Почёт билгесе” орденнары кавалеры;

М.Г.Әхмәтов (1954 елда туган) – ТР премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры (1999 елдан), авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ТР Дәүләт бүләге лауреаты;

М.М.Вәлиев (1921–2016) – Бөек Ватан сугышында катнаша, II дәрәҗә Ватан сугышы, III дәрәҗә Дан орденнары кавалеры, 1945 һәм 1995 елларда Җиңү парадында катнаша;

М.К.Галиев (1923 елда туган) – шагыйрь, журналист, ТССРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

Р.З.Җамалиев (1921–2013) – Бөек Ватан сугышында катнаша, Кызыл Йолдыз (ике тапкыр), Ватан сугышы орденнары кавалеры;

В.В.Минһаҗев (1955 елда туган) – ветеринария фәннәре кандидаты, ТР Дәүләт бүләге лауреаты, ТР һәм РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре;

М.Р.Сафин (1936 елда туган) – СССРның спорт остасы, РФнең атказанган югары мәктәп хезмәткәре;

Ә.М.Хисамова (1932–2013) – библиограф, ТАССР һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Фотограф Шакиров Р.Н. «Готыф» мәчете. 2016

Татарстанның Арча районы Хәсәншәех авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Фотограф Шакиров Р.Н. Чишмә. 2016

Халык саны

1678 елда – 31,
1716 елда – 81,
1745 елда – 140,
1763 елда – 244 ир заты;
1795 елда – 650,
1859 елда – 1289,
1897 елда – 1556,
1908 елда – 1765,
1914 елда – 1722,
1920 елда – 1616,
1926 елда – 1534,
1938 елда – 1265,
1958 елда – 775,
1970 елда – 858,
1979 елда – 749,
1989 елда – 605,
2002 елда – 604,
2010 елда – 620,
2015 елда – 626 кеше (татарлар).

Фотограф Шакиров Р.Н. Балалар бакчасы. 2016

Татарстанның Арча районы Хәсәншәех авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Фотограф Шакиров Р.Н. Татарстанның Арча районы Хәсәншәех авылы яны. 2016

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы