Эчтәлек

Авылга XVII йөздә нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда икмәк саклау-сату һәм вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 683,4 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Аркатау волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Лаеш кантонында.1930 елның 10 августыннан – Питрәч, 1935 елның 25 гыйнварынна Арча районнарында.

Хәзер Иске Чүриле авыл җирлеге составына керә.

Халкы кырчылык, бакчачылык белән шөгыльләнә.

Халык саны

1782 елда – 23 ир заты;
1859 елда – 293,
1897 елда – 456,
1908 елда – 468,
1920 елда – 390,
1926 елда – 235,
1938 елда – 192,
1949 елда – 158,
1958 елда – 138,
1970 елда – 96,
1979 елда – 56,
1989 елда – 40,
2002 елда – 31,
2010 елда – 19,
2015 елда – 15 кеше (руслар).