Эчтәлек

1565–1568 еллардан Ярнушевская Урсекова авылы буларак билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык тарала.

Авыл җәмәгатенең имана җире 222,4 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Арча волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Иске Чүриле авыл җирлеге составына керә.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Халык саны

1782 елда – 16 ир заты;
1859 елда – 61,
1897 елда – 96,
1908 елда – 112,
1920 елда – 234,
1926 елда – 252 (Рус Кадрәге авылы халкы белән)
1938 елда – 126,
1949 елда – 144,
1958 елда – 126,
1970 елда – 80,
1979 елда – 50,
1989 елда – 36,
2002 елда – 23,
2010 елда – 18,
2015 елда – 32 кеше (татарлар – 90%, руслар – 10%).