Эчтәлек

Авылга 1920 елларда нигез салына. Оешкан көненнән ТАССРның Арча кантоны Мәмсә волостена керә. 1930 елның 10 августыннан –Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Юл, 1956 елның 18 июленнән –Тукай, 1963 елның 1 февраленнән Арча районнарында.

Хәзер Шушмабаш авыл җирлеге составына керә.

1933 елда авылда КПССның XXVII съезды исемендәге колхоз оештырыла, 1950 елда – берләштерелгән “Көрәш” колхозы, 1957 елда “Северный” совхозы составына керә. 1995 елда “Северный” күмәк предприятиесе. 2010 елдан “Северный” авыл хуҗалыгы предприятиесе. Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

2013 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли.

Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Татарстанның Арча районы Илдус авылы яны. 2019

«Казан арты» тарих-этнография музее

Халык саны

1938 елда – 283,
1949 елда – 185,
1958 елда – 201,
1970 елда – 140,
1979 елда – 93,
1989 елда – 44,
2002 елда – 56,
2010 елда – 59,
2015 елда – 57 кеше (татарлар).