Авыл 1678 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Шики, Урмяк исемнәре белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, су тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1205,4 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Мәмсә волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Юл, 1956 елның 18 июленнән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән Арча районында.

Хәзер Шушмабаш авыл җирлеге составына керә.

1930 елларда авылда “Көрәш” колхозы оештырыла, 1957 елда берләштерелгән “Северный” совхозы составына керә. 1995 елдан “Северный” күмәк предприятиесе, 2010 елдан “Северный” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда башлангыч мәктәп, балалар бакчасы (1989 елдан), мәчет бар (2003 елдан).

Авыл тирәсендә археология истәлекләре – Шекә I һәм II туктаулыклары (мезолит һәм неолит чорлары) табыла.

Фотограф Шакиров Р.Н. Мәктәп. 2016

Татарстанның Арча районы Шекә авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Күренекле кешеләре

Ф.К.Бәширов (1958–2009) – әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, ТР язучылар берлеге әгъзасы;

Ә.Ә.Габдрахманов (1954 елда туган) – механизатор, ТР Дәүләт бүләге лауреаты;

Г.Г.Сафиуллина (1946 елда туган) – җырчы, ТРның атказанган артисты, Кырым Автоном Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

Халык саны

1782 елда –10 ир заты;
1859 елда – 379,
1897 елда – 550,
1908 елда – 638,
1920 елда – 661,
1926 елда – 598,
1938 елда – 662,
1949 елда – 544,
1958 елда – 483,
1970 елда – 528,
1979 елда – 512,
1989 елда – 429,
2002 елда – 429,
2010 елда – 451,
2015 елда – 439 кеше (татарлар – 95%).