Эчтәлек

Фотограф Гыйниятов Б.А. Әрнәш кырлары. Татарстанның Арча районы

Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Авылга Казан ханлыгы чорында нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, умартачылык һәм агач эше.

1859 елгы мәгълүматларга караганда, авылда мәчет була. XX йөз башында мәчет, мәктәп, 2 су тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 775,4 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Мүлмә волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Урта Аты авыл җирлеге составында.

1931 елда авылда “Әрнәш” колхозы оештырыла, 1957 елда “Йолдыз” колхозы итеп үзгәртелә, 1959 елда берләштерелгән “8 март” колхозы составына керә (1995 елдан “8 март” күмәк предприятиесе).

Фотограф Гыйниятов Б.А. Авыл өе тәрәзәсе. Татарстанның Арча районы Әрнәш авылы

Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Халык саны

1782 елда – 68 ир заты;
1859 елда – 384,
1885 елда – 507,
1897 елда – 556,
1908 елда – 399,
1920 елда – 536,
1926 елда – 488,
1949 елда – 287,
1958 елда – 216,
1970 елда – 124,
1979 елда – 78,
1989 елда – 7,
2002 елда – 2,
2010 елда – 1,
2015 елда – 1 кеше (татар).