XVIII йөз ахырында Казанбаш авылыннан күченүчеләр нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Каменный Завод исеме белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук сәүдә эше тарала.

XX йөз башында авылда су тегермәне, 2 сыраханә, казна шәраб һәм бакалея-мануфактура кибетләре эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 83,3 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Кармыш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Үрнәк авыл җирлеге составына керә.

Күренекле кешеләре

Ф.Ф.Җамалиева (1958 елда туган) – биолог, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, ТР Дәүләт бүләге лауреаты, ТРның атказанган агрономы.

Халык саны

1859 елда – 33,
1897 елда – 56,
1908 елда – 70,
1920 елда – 64,
1938 елда – 57,
1949 елда – 58,
1958 елда – 75,
1970 елда – 43,
1979 елда – 29,
1989 елда – 16,
2002 елда – 10,
2010 елда – 5,
2015 елда – 11 кеше (татарлар).