- РУС
- ТАТ
(грек. – сурәт, образ), православие һәм католиклар динендә Гайсә, Мәрьям Ана һәм изгеләрнең илаһи мәгънә салынган сурәтләре
Грузия Мәрьям Ана иконасы. XVII йөз. Раифа Богородица пустыне Грузия соборы
Христианнарда (православиедә һәм католикларда) икона гыйбадәтханәләрдә һәм дингә инанучыларның яшәү урыннарында булырга тиешле төп әйбер санала. Христианнар икона алдында аңа түгел, Илаһка, изгеләргә табыналар.
Иконалар Изге Синод яки Поместный соборлар раслаган тасвирламага туры китереп язылалар. Могҗиза тудыручы иконалар китереп чыгарган гаҗәеп хәлләр Илаһның шәфкать иясе булуын исбатлый, дип исәплиләр. Рәсми рәвештә булмаса да, күп кенә иконалар халык арасында могҗиза тудыручылардан санала (ХХ йөз башында Казан губернасында гына да аларның саны 30 дан артып китә, Казан епархиясендә алар хәзер да бар).
Чиркәү тарафыннан рәсми рәвештә могҗиза тудыручылар дип танылган иконалар календарьларга кертелә, алар хөрмәтенә гыйбадәт кылулар оештырыла, храмнарга исемнәре бирелә, дингә инанучылар арасында таратылачак күчермәләре алына. Россиядә иң хөрмәт ителгән иконалар исәбенә Казан Мәрьям Ана иконасы да керә.
Татарстанда иң танылган иконалар: Казанны һәм Зөяне үләт кизүләреннән коткарып калучы буларак 1650 елларда шөһрәт казанган, 1650 елда язылган (яңа стиль белән 4 сентябрьдә бәйрәм ителә) Грузия Мәрьям Ана иконасы (Раифа Богородица пустыненда саклана), 15 йөздә Великий Устюг шәһәрендә иҗат ителгән, Октябрь революциясенә кадәр Седмиозёр пустынена куелган, хәзер Казандагы Петропавел соборында сакланучы Смоленск Седмиозёр Мәрьям Ана иконасы (яңа стиль белән 9 июльдә, 10 августта, 26 октябрьдә бәйрәм ителә).
Грузия Мәрьям Ана иконасы образы
Сказание о Седмиозёрной Богородицкой пустыни и Чудотворной иконе Божия Матери Смоленския. К., 1893;
Буслаев Ф. О русской иконе. Общие понятия о русской иконописи. М., 1997;
Шедевры русской иконописи. М., 1999;
И по плодам узнаётся древо. Русская иконопись XV–XIX веков. Из собрания Виктора Бондаренко. М., 2003.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.