Тарихы

XVII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Мунчала Күле исеме белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 450,8 дисәтинә (Яңа Мочалкино авылы белән бергә) тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Җөри волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән Мамадыш районында.

Хәзер Шәдче авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда Каганович исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – В.Васильевч). Башта – колхоз атлар, 1938 елдан мөгезле эре терлек үрчетү белән шөгыльләнә. 1940 елда бөртекле ашлык киптергеч төзелә. 1957 елда Х.Ямашев исемендәге колхоз (Вахит, Шәдче, Яңа Мочалкино, Юкәче, Ямаш авыллары) итеп үзгәртелә. 1962 елда колхоз Тәкәнеш районыннан Мамадыш районы карамагына күчерелә.

1994 елда Ямашев исемендәге ябык акционерлык җәмгыяте, 2002 елда – Ямашев исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә (2007 елда бетерелә).

Халкы кырчылык, ит терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1934 елда авылда мәктәп һәм клуб ачыла (биналар төзелә), 1967 елда янып юкка чыгалар.

Халык саны

1782 елда – 51 ир-ат;
1859 елда – 282 (Яңа Мочалкино авылы белән бергә),
1897 елда – 268,
1908 елда – 679 (Яңа Мочалкино авылы белән бергә),
1920 елда – 309,
1949 елда – 252,
1958 елда – 320,
1970 елда – 319,
1979 елда – 245,
1989 елда – 141,
2002 елда – 73,
2010 елда – 64,
2017 елда – 50 кеше (керәшен татарлар).