Авыл Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук читкә китеп эшләү тарала.

XIX йөздә авылда мәчет була. XIX–XX йөзләр чикләрендә мәчет бинасы комплексы төзелә (1899 ел; хәзерге көнгәчә сакланган, шәрык-мөселман үрнәкләре өстенлек иткән милли-романтик юнәлештә эклектика стилендәге дини архитектурасы истәлеге) һәм мәдрәсә (хәзерге көнгәчә сакланган, классицистик юнәлештә эклектика стилендәге архитектура истәлеге). Комплекс тарихи-мәдәни мирас истәлеге булып тора.

Казиледәге җәдиди мәдрәсә иң дәрәҗәле һәм уңайлыклары булган мәдрәсәләрнең берсе буларак өяздән читтә да билгеле була.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, су тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1277,6 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Кармыш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Иске Кырлай авыл җирлеге составына керә.

1929 елда “Ударник” колхозы оештырыла, 1959 елда Киров исемендәге колхоз составына керә, 1996 елдан “Игенче” күмәк предприятиесе, 2017 елдан “Казанка” агрофирмасы”. Халкы күбесенчә “Казанка” агрофирмасы”нда эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда башлангыч мәктәп бар (элеккеге мәчет бинасында урнашкан).

Авылның төньягында кабарынкы гарәп-татар язулы, кайма һәм югары өлешендә кабарынкы бизәкле соры известьташтан ике кабер ташы бар. XVI йөзнең беренче яртысына карый.

Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Мәчет. 2019

1899. Татарстанның Арча районы Казиле авылы. «Казан арты» тарих-этнография музее

Мәчет бинасы. 2016

1899. Татарстанның Арча районы Казиле авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Мәчет манарасы. 2019

1899. Татарстанның Арча районы Казиле авылы. «Казан арты» тарих-этнография музее

Күренекле кешеләре

Г.Г.Гатауллин (1948–2007) – язучы, шагыйрь.

Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Шәмаил. 2019

Татарстанның Арча районы Казиле авылы. «Казан арты» тарих-этнография музее

Халык саны

1782 елда – 147 ир заты;
1859 елда – 521,
1897 елда – 668,
1908 елда – 930,
1920 елда – 890,
1926 елда – 840,
1938 елда – 650,
1949 елда – 567,
1958 елда – 375,
1970 елда – 276,
1979 елда – 215,
1989 елда – 157,
2002 елда – 148,
2010 елда – 133,
2015 елда – 139 кеше (татарлар).

Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Агач бизәкле авыл йорты. 2019

Татарстанның Арча районы Казиле авылы. «Казан арты» тарих-этнография музее