Тарихы

XVIII йөздә нигезләнә. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында асабалар һәм дәүләт крестьяннары катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда 2 мәчет эшли; шимбә көнне базар була, ярминкә уздырыла. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 3844 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Чәкән волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 20 октябреннән – Азнакай, 1935 елның 10 февраленнән – Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән – Баулы, 1991 елның 6 апреленнән – Ютазы районында.

Хәзер – Иске Каразирек авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Кызыл Бүләк» колхозы оештырыла, 1950 елдан – «Байкал» колхозы (үзәк утары – Иске Каразирек авылы; шулай ук Яңа Каразирек һәм юкка чыккан Колчан авыллары хуҗалыклары да керә), 1993 елдан – «Байкал» акционерлык җәмгыяте, 1995 елдан – «Каразирек» күмәк хуҗалыгы, 2018 елдан –«Котловский И.И.» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1934 елда – җидееллык (Бөек Ватан сугышы елларында ятим балалар өчен балалар йорты урнаша), 1960 елда – сигезьеллык, 1987 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә (2015 елда элекке мәктәп директоры Г.Г.Вильданов исеме бирелә). 1989 елдан мәктәп каршында туган якны өйрәнү музее оештырыла (оештыручысы – Р.Ю.Вәлиева).

Мәдәният йорты (1930 елдан мәчет бинасында, 1969 елдан яңа бинада, 2012 елдан күпфункцияле үзәктә), китапханә (1935 елдан элекке мәчет бинасында, 1969 елдан мәдәният йортында), «Аккош» балалар бакчасы (1930 елдан, 1984 елдан яңа бинада), фельдшер-акушерлык пункты (1986 елдан), ветеринария пункты (2015 елдан), күпфункцияле үзәк (2012 елдан), мәчет (2002 елдан, 2020 елда шул елда булган янгыннан соң торгызыла) эшли.

Күренекле кешеләре

Г.Г.Вильданов (1924–2008) – педагог, мәктәп директоры (1953–1984 елларда), Бөек Ватан сугышында катнаша, Кызыл Йолдыз, беренче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры;

Ш.В.Мәхмүтов (1927 елда туган) – шагыйрь, режиссер, Башкортстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1859 елда – 559,
1889 елда – 1664,
1897 елда – 1275,
1910 елда – 1109,
1920 елда – 1369,
1926 елда – 1096,
1938 елда – 1020,
1949 елда – 797,
1958 елда – 610,
1970 елда – 749,
1979 елда – 533,
1989 елда – 413,
2002 елда – 509,
2010 елда – 468,
2020 елда – 420 кеше (татарлар).