- РУС
- ТАТ
физик-химик, химия фәннәре докторы (1974), профессор (1978), ТРның атказанган фән эшлеклесе (1998)
1937 елның 17 мартында Омск шәһәрендә туа.
Ленинград университетын тәмамлый (1959), Казан технология университетында эшли.
Хезмәтләре югары молекуляр кушылмалар һәм коллоид системалар химиясенә һәм физик химиягә карый.
Мягченков катлаулы күп компонентлы системаларда радикаль полимерлаштыру һәм бергә полимерлаштыруның кинетикасын һәм механизмын тикшерә. Катлауландырылган 1 нче һәм 2 нче төр системалар синтезлауның төп закончалыкларын һәм аларның аерымлык билгеләрен ачыклый (профессор С.Я.Френкель белән берлектә). Катлауландырылган системаларны бергә полимерлаштыру процессларын төгәл анализлау өчен макромолекулаларның уртача составы турындагы мәгълүмат кына җитмәвен, бу полимерларның составы буенча полидисперслыклары турында өстәмә белешмә дә кирәклеген исбатлый. Составы буенча полидисперслыкны бәяләүнең төрле алымнарын тәкъдим итә, бергә полимерлашучыларның химик гетерогенлыгын чагыштырмача микъдари бәяләү өчен математик аппарат булдыра. Бу исә бергә полимерлаштыру процессларының катлауландырылган вариантлары өчен состав буенча теоретик һәм эксперименталь бүленеш кәкреләре арасында ышанычлы тәңгәллек урнаштыру мөмкинлеген бирә. Ионоген мономерларны бергә полимерлаштыруның төп закончалыкларын, шулай ук әлеге ионоген полимерлашучыларның сулы, сулы-органик һәм органик тирәлекләрдәге үзлекләрен анализлый. Модельдәге һәм чынбарлыктагы күп компонентлы дисперс системаларда суда эрүчән полимерлашучылар тәэсирендә (башлыча, акриламидның анионлы һәм катионлы полимерлашучылары) флокуляция кинетикасын һәм механизмын өйрәнә.
Молекуляр (составы һәм молекуляр массасы буенча бүленеш кәкреләре дәрәҗәсендә) һәм конформацион параметрларның сәнәгати силоксанлы полимерлашучылар үзлекләренә тәэсирен тикшерә. Суда эрүчән полимерлашучыларның турбулент су-тоз һәм су-нефть агымнарының гидравлик каршылыгын киметүче агентлар сыйфатында файдалы булуын күрсәтә. Күп кенә бинар композицияләр (полимер — полимер, полимер — актив өслек матдәсе) өчен синергизм һәм антагонизм эффектларын ача.
«Полимерлар энциклопедиясе» («Энциклопедия полимеров», М., 1977. Т.3), «Химия энциклопедиясе» («Химическая энциклопедия», М., 1993. Т.3) һәм «Полимер материаллар энциклопедиясе» («Polymeric Materials Encyclopaedia», Нью-Йорк, 1996) басмаларында күзәтү мәкаләләре авторы.
Композиционная неоднородность сополимеров. Л., 1988 (автордаш);
Полимеры и сополимеры стиролсульфокислоты. А.-А., 1989 (автордаш);
Поверхностные явления и дисперсные системы. К.,2007.
Профессора, доктора наук. Политехнический институт — КХТИ — КГТУ (1919–2000): Краткий биогр. справ. К., 2000.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.