Татар арадашлыгы органы.

1943 елның апреленнән Берлинда татар һәм немец телләрендә (латин графикасында) нәшер ителә.

1944 елның июленә кадәр 14 саны чыга.

Баш мөхәррире Г.Солтан.

Журнал, башлыча, «Идел-Урал» легионы батальоннарына мобилизацияләнгән хәрби әсирләр, Шәрекъ илләре эшчеләре һәм татар мөһаҗирләре арасында таратыла.

Тиражы чама белән 500-600 данә.

Журнал барыннан да элек пропаганда максатында эшли, Икенче бөтендөнья сугышы елларында төрки халыкларга Германия белән хәрби-сәяси өлкәдә хезмәттәшлек итүнең зарурлыгын дәлилләргә тырыша. Шулай ук журнал үзен Шәрекъ халыкларына Европа мәдәнияте кыйммәтләрен аңларга булышлык итәргә тиеш дип саный.

Мәкаләләрнең күпчелеге Германиянең тышкы һәм эчке сәясәте мәсьәләләренә, халыкара хәлләргә багышлана.

Журнал битләрендә тарихи очерклар, биографик мәкаләләр, фәнни хезмәтләрдән (мәсәлән, Г. фон Менденең «Россия төркиләренең милли көрәше» монографиясеннән) өзекләр басыла.

Журналның чыгудан туктаган вакыты төгәл билгеле түгел.

Автор – И.А.Гыйләҗев