Тарихы

Авыл 1629 елдан мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук тимерчелек, чыпта сугу һәм тәгәрмәч ясау кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында мәктәп, мәдрәсә була.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1809 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан губернасының Алабуга өязе Салагыш волостенда. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1921 елдан –Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Красный Бор, 1960 елның 28 октябреннән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Кичкетаң авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Кызыл Октябрь” колхозы (беренче рәисе – М.Сәлимгәрәев) оештырыла. 1950 елда аның составына “Җиләкле Чишмә” колхозы керә.

Халкы күбесенчә “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә һәм крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда клуб төзелә. 1931 елда авыл янгын вакытында янып юкка чыга.

1935 елда – җидееллык мәктәп ачыла (типлашкан бина төзелә), 1977 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (мәктәпкә II һәм III дәрәҗә Дан ордены кавалеры, хезмәт укытучысы Р.Х.Нуриев (1925–1995) исеме бирелә).

Авылда балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә, дәвалау амбулаториясе һәм көндезге стационар (2004 елдан), мәчет (1992 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында халык театр коллективы эшли (2002 елдан).

1997 елда авыл янында Иж елгасы тамагында “Кичкетаң” дәүләт комплекслы табигать тыюлыгы булдырыла. 9800 гектар мәйданда Татарстанның Кызыл китабына кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар җыелган (ТРда иң зур соры челәннәр популяциясе), күп санда чишмәләр бар, 2013 елда РФнең Кызыл китабына кертелгән кош – зур баклан яшәгән урын беренче тапкыр теркәлә.

2011 елда “Кичкетаң” дәүләт комплекслы табигать тыюлыгында “Җир хартиясе” мемориаль ташы салына.

Халык саны

1782 елда – 27 ир-ат;
1859 елда – 404,
1877 елда – 684,
1905 елда – 835,
1920 елда – 1162,
1926 елда – 979,
1938 елда – 1067,
1949 елда – 643,
1958 елда – 574,
1970 елда – 458,
1989 елда – 759,
2002 елда – 642,
2010 елда – 673,
2015 елда – 531 кеше (татарлар).