Авылга XVI йөз урталарына кадәр нигез салына. 1930 еллар уртасына кадәр рәсми чыганакларда Ключи Пүчинкәсе исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек. XX йөз башында авылда мәчет, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1122,3 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Мүлмә волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында.1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Урта Аты авыл җирлеге составына керә.

1931 елда авылда “Якты юл” колхозы оештырыла. 1959 елдан берләштерелгән “8 март” колхозы составында, 2004 елдан “Аты” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2008 елдан “Игенче” агрофирмасы”. Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1941–1972 елларда авылда “Труд” татар милли аяк киеме тегү артеле эшли (продукциясен Франция, Италия һ.б. илләргә чыгара).

Хәзер авылда башлангыч мәктәп, клуб, фельдшер-акушерлык пункты, “Хәбибрахман” мәчете бар (2003 елдан).

Күренекле кешеләре

М.Х.Латыйпова (1951 елда туган) – Татарстан Республикасының атказанган сәүдә хезмәткәре, “Бәхетле” җаваплыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директоры (1998 елдан), ТР Дәүләт Советы депутаты (2014 елдан).

Халык саны

1782 елда – 126 ир заты;
1859 елда – 584,
1897 елда – 811,
1908 елда –  924,
1920 елда – 828,
1926 елда – 805,
1938 елда – 697,
1949 елда – 468,
1958 елда – 482,
1970 елда – 414,
1979 елда – 232,
1989 елда – 116,
2002 елда – 90,
2010 елда – 88,
2015 елда – 89 кеше (татарлар).