Медицина белеме бирү медицина фәне һәм сәламәтлек саклау практикасы белән тыгыз бәйләнгән, аның урта, югары һәм өстәмә белем төрләре бар. Өзлексез медицина белеме бирү стратегиясе кабул ителгән. Император Александр I идарә иткәндә уздырылган мәгариф реформасы кысаларында дәүләти медицина белеме бирү системасы төзелә; XIX йөзнең 1 нче яртысында урта медицина хезмәткәрләре әзерләү башлана.

Урта медицина уку йортлары

1837 елда Казанда губерна земство хастаханәсе базасында 50 укучыга исәпләнгән өчьеллык фельдшерлар мәктәбе ачыла, анда акушерлар, фельдшерлар, шул исәптән Казан һәм күрше губерналар өчен санитарлар әзерләнә. 1884 елда Лихачёв бала тудыруга булышлык итү йортында (сәүдәгәр И.Т.Лихачёв акчасына төзелә) крәстиян хатын-кызлар арасыннан акушерлар әзерләү курслары эшли башлый (берьюлы 2 укучы кабул ителә, уку-укыту чыгымнарын өяз ведомстволары түли); 1899 һәм 1908 елларда теш табибләре мәктәпләре ачыла. 1922 елда урта медицина уку йортлары РСФСР Мәгариф халык комиссариаты карамагына тапшырыла, 1936 елда — фельдшерлар мәктәбе, 1954 елда киң профильле белгечләр: шәфкать туташлары, акушерлар, санитария фельдшерлары, фельдшер-лаборантлар, балаларны дәвалау-профилактика учреждениеләре өчен шәфкать туташлары, шулай ук теш техниклары, медицина җиһазларына хезмәт күрсәтүче техниклар һ.б.ны әзерләүче медицина училищеләре (фармацевтлар өчен — фарм. училищеләре) итеп үзгәртелә. Училищеләр СССР Сәламәтлек саклау министрлыгының (1991 елдан — РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының) Уку йортлары баш идарәсенә карый. 1950 еллардан урта медицина хезмәткәрләренең белемен күтәрү Казан медицина көллияте һәм Казан медицина университеты каршындагы дипломнан соңгы әзерлек системасы аша тормышка ашырыла.

Югары медицина белеме бирү системасы

XIX йөз башында Халык мәгарифе министрлыгы карамагына 6: Мәскәү, Вильно, Дерпт, Казан, Петербург, Харьков уку-укыту округлары карый. 1755 елда Мәскәүдә, 1802 елда Дерптта, 1803 елда Вильнода, 1804 елда Казанда, 1805 елда Харьковта, 1819 елда Петербургта ачылган университетлар югары белем үзәкләренә әверелә.

Казанда югары медицина белеме бирү системасына Казан университетында медицина бүлеге һәм ординатура, Бактериология, Акушерлык (Повивальный), Чәчәк салу институтлары, Югары хатын-кызлар курслары һәм, дипломнан соңгы әзерлек учреждениесе буларак, күз клиникасы ачылу аша нигез салына.

Казан университетының 1804 елда кабул ителгән Уставы буенча уку йортында табиблек яки медицина фәннәре укытыла торган медицина факультеты булдыру карала. 1811 елда булачак табибләр — беренче өч студент укый башлый; 1814 елның 2 маенда медицина факультеты ачыла; анатомия, физиол. һәм мәхкәмә табиблеге фәне, патология, терапия һәм клиника, табиб терминологиясе, хирургия, акушерлык күнекмәләре, терлекләрне дәвалау кафедралары оеша. Казан университетының беренче медицина профессорлары: И.П.Каменский (акушерлык), И.О.Браун (анатомия һәм физиология), Ф.Х.Эрдман (терапия), А.И.Арнгольд (хирургия), Х.Ренард (фармация). Казанда клиник белем бирү барлыкка килү Ф.Х.Эрдман исеме белән бәйле: 1811 елда ул Клиник институт проектын тәкъдим итә; университетта вакытлыча 4 ятак-урынлы бүлмә булдырыла, гимназия каршындагы хастаханәдә пациентларга амбулатор ярдәм күрсәтү җәелдерелә. К.Ф.Фукс тарафыннан клиника ординаторы вазифасы кертелә, ординатор клиникада шөгыльләнүче һәр студентка аерым дәваланучы беркетеп, студентның үзенә беркетелгән дәваланучының авыру барышын һәм дәвалау ысулларын көн саен теркәп баруына җитәкчелек итә; чыгарылыш имтиханнарында студентлар үзләренең авыруны дәвалый белүләрен исбатларга тиеш булалар. Г.И.Сокольский һәм Н.А.Скандовский студентларга авыруларны диагнозлауның иң яңа ысулларын (перкуссия һәм аускультация) өйрәтү тәкъдиме кертәләр.

Казан университетының беренче укытучы-медиклары — чит илләрдән: 4 немец һәм 1 итальян. Казан университетын тәмамлаганнардан медицина факультетында беренче профессор  А.Е.Лентовский, медицина факультетын тәмамлап, беренче булып медицина докторы дәрәҗәсенә ирешүче — Д.И.Протопопов. Н.А.Скандовский Казан медицина мәктәбе тарихында Россиянең беренче клиницисты (терапевт) буларак лаеклы урын ала.

1835 елдан факультетта 5 еллык уку тәртибе кертелә, курсларга бүленешле уку процессы закон белән раслана, һәр ярты ел эчендә укытылырга тиешле дисциплиналар катгый рәвештә билгеләнә. Н.И.Лобачевский тәкъдиме белән университет территориясендә Анатомия театры төзелә (1837), 1836 елда Казанда булып киткән император Николай I хуплавы белән 60 ятак-урынга (22 — терапиягә, 24 — хирургиягә, 14 — акушерлыкка) исәпләнгән университет клиникасы (соңрак «Иске клиника» буларак билгеле) сафка баса (1840). Шулай итеп, табибләр әзерләү өчен иң яхшылардан булган уку-укыту базасы булдырыла.

Студентлар үз хисабыннан укучы һәм казна хисабыннан укучы ике төркемгә бүленә. Беренче төркемдәгеләр өйләрендә торып укый, укуга гадәти киемнән йөри, укуларын тәмамлаганнан соң, алар үзләре теләгән урында хезмәт итә алалар; икенче төркемдәгеләр университетта торып укыйлар, тулысынча казна тәэминатында яшиләр, шуның бәрабәренә, диплом алганнан соң, билгеләнгән урыннарда 6 ел эшләргә тиеш булалар. XIX йөзнең 1 нче яртысында чыгарылышлар аз санлы була (3–8 кеше), 1860 еллардан соң медицина факультеты ел саен 25–30 табиб әзерләп чыгара башлый.

Россиядә беренче булып ясалган операцияләр: ташларны вату һәм ринопластика, эфирлы наркоз белән ясалган аналык экстирпациясе — аналык җиңсәсе аша аналыкны алу (1835, 1847) — Казан медицина факультетына танылу китерә. Университет шулай ук фәнни эшчәнлектә һәм медицина кадрлары әзерләүдә гигиенага йөз тотуы (медицина полициясе, санитария күзәтчелеге, шәхси гигиена һәм җәмәгать гигиенасы, дәвалау эшен һәм сәламәтлек саклауны оештыру, табибнең административ вазифалары һ.б. мәсьәләләрне күтәрү) белән дә аерылып тора. 1813 елда гигиена адъюнкты, штаб-лекарь Ф.Д.Калайдович җәмәгать тәрбиясе дисциплинасын укыта башлый. 1869 елда аерым гигиена кафедрасы (мөдире — профессор  А.И.Якобий) барлыкка килә; санология, валеология, медицина экологиясе төп фәнни юнәлешләре итеп билгеләнгән бу кафедра тиешенчә җиһазландырыла. XIX йөздә дөньякүләм танылу алган Казан медицина фәнни мәктәбе оеша.

Н.А.Виноградов клиник белем бирүдә реформа уздыра: предметны өйрәтү теория (лекцияләр) һәм гамәли (авыру ятагы янында) юнәлешләрдә алып барыла; Россиядә беренчеләрдән клиник лаборатория (1863) булдыра, термометрияне авыруның хәлен ачыклау ысулы буларак куллану кертә, үлем белән тәмамланган клиник очракларда патологоанатом тикшерүен мәҗбүри итеп куя.

XIX йөз ахырында медицина факультетында 23 кафедра була, 360 студент укый. 1890 елда университет территориясендә теоретик дисциплиналар укыту өчен махсус бина (физиология корпусы) төзелә. 1899 елда Арча кырында хирургия, акушерлык-гинекология, педиатрия, офтальмология һәм тире-венерология юнәлешендәге «яңа клиникалар» (4 корпус) сафка баса.

1896 елда Россия университетлары, шул исәптән Казан университеты каршында һәм клиникаларда гражданлык табибләре һәм хәрби табибләрнең квалификациясен күтәрү системасы кертелә. Терапия буенча 3 еллык ординатурада лекцияләр тыңлап, имтихан тапшырганнан соң, шул нигездә табибкә аерым исем бирелә (земство табибе һ.б.). 1880 елларда Казан Россиянең эре офтальмология үзәкләреннән берсенә әверелә. Идел буе, Себер, Көнчыгыш Россия өчен табиб-офтальмологлар әзерләү һәм аларга дипломнан соңгы өстәмә белем бирү заманы өчен яхшы җиһазландырылган күз клиникасында (университетның күз авырулары кафедрасы мөдире Е.В.Адамюк) тормышка ашырыла.

1856 елда университетның акушерлык клиникасы профессоры А.И.Козлов (1856–1870 елларда директор) тәкъдиме белән, акушерлар әзерләү өчен, 1 еллык бушлай курслы Акушерлык институты ачыла; 1865 елдан уку-укыту 2 курслы итеп үзгәртелә, булачак акушерларга земство медицина практикасында зарур булачак кайбер фельдшерлык күнекмәләре бирелә.

Медицина факультетының яшь профессорлары, киләчәктә атаклы галим һәм җәмәгать эшлеклесе булып танылачак Н.О.Ковалевский, П.Ф.Лесгафт, А.В.Петров, А.И.Якобий, Акушерлык институтында укытканда, акушерлар әзерләү программасын төзиләр (1869). Ул төпле медицина белеме алган акушерны, табибләр җитешмәгән очракта, табибне алыштырырлык һәм төбәктә гигиена һәм табиб ярдәме күрсәтә алырлык итеп әзерләүгә юнәлдерелгән була. Программада анатомия буенча гамәли күнекмәләр, физиол. һәм акушерлык буенча лекцияләр, хатын-кыз авырулары һәм гигиенасы курсы уздыру карала. Укучылар мөстәкыйль рәвештә бала таптыралар, бала тапкан хатын-кызны һәм яңа туган баланы карау, тернәкләндерү күнекмәләре алалар. 1873 елдан «кызлар прогимназиясе курсының мәҗбүри предметларын» белү институтка кабул ителү өчен шарт итеп куела. Акушерлык клиникасының (директоры В.С.Груздев) 1900 елда төзелгән яңа бинасында акушерлар әзерләү өчен барлык мөмкинлекләр тудырыла, курстан курска йомгаклау әңгәмәсе аша күчү тәртибе кертелә, чыгарылыш имтиханнарының тәгаен көне билгеләнә (елына 2 тапкыр). В.С.Груздев акушерларның фельдшерлык вазифасын мәҗбүри рәвештә үзләштерүенә ирешә. 1902 елдан профессорлар Н.А.Геркен һәм А.Н.Казимбәк тәкъдиме белән институт укучылары Александр земство хастаханәсенең хирургия һәм терапия бүлекләрендә, Кызыл Хач җәмгыяте дәваханәсендә шөгыльләнәләр. 1918 елда Акушерлык институтында акушерларның соңгы чыгарылышы була. Факультет клиникалары белән бер үк вакытта Казан университеты каршында Бактериология институты (беренче директоры — Н.Ф.Высоцкий) төзелә, И.Г.Савченко тарафыннан шул институт базасында гомуми патология һәм бактериологияне студент-медикларга мәҗбүри предмет буларак өйрәтү кертелә (1903). Казан губернасының земство Чәчәк салу институты чәчәк салучылар әзерләп чыгара, аларга «закон нигезендә («Россия империясенең законнар җыелмасы») бозауларга һәм кешеләргә чәчәк сала алу турында» таныклык бирелә. Казанда 1 нче теш табибләре мәктәбе — 1899 елда (курс 2,5 ел тәшкил итә), 2 нче мәктәп 1908 елда ачыла. 1912 елга кадәр Идел-Кама төбәгендә теш табибләре әзерли торган башка уку йортлары булмый. 1918 елда СССР Халык комиссарлары советы боерыгы белән Петроград, Мәскәү, Казан, Саратов шәһәрләрендәге теш табибләре әзерләүче уку йортлары медицина факультетлары каршындагы онтологик юнәлешле ярдәмче уку-укыту учреждениеләре итеп үзгәртелә. 1920 елдан Казандагы 2 нче теш табибләре мәктәбе, яхшырак җиһазландырылуы сәбәпле, Казан университеты структурасына кертелеп, одонтология бүлеге-кафедрасы дип атала башлый.

1920–1930 елларда Казан югары фәнни потенциалга ия эре медицина белеме бирү үзәге буларак таныла; табибләр белемен күтәрү институты (ГИДУВ), Казан медицина институты, стоматология, кан салу, туберкулёз, социаль сәламәтлек саклау һәм гигиена институтлары, Татарстан эксперименталь медицина институты ачыла. 1922 елда дөньяда беренче Трахоматоз институты (Е.В.Адамюк исемендәге) булдырыла (Казан губернасында һәр дүрт кешенең берсе трахома белән авырый).

Илдә стоматологлар җитешмәү сәбәпле, 1936 елда СССР Халык Комиссарлары Советы илнең 11 шәһәрендә стоматология институтлары булдыру турында карар кабул итә. Казан стоматология институты 1938 елда ачыла (директоры — И.М.Утробин), 1950 елда институт Караганда шәһәренә күчерелә. 1950–1954 елларда Казанда стоматологлар әзерләнми. 1954 елда Казан медицина институтында стоматология факультеты кабат ачыла. 1930 елда Казан университетының медицина факультеты нигезендә Казан дәүләт медицина институты оештырыла. 1994 елдан ул Казан медицина университеты статусын ала (РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагында); 2005 елдан — Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш федераль агентлыгының «Казан дәүләт медицина университеты» дәүләт югары һөнәри белем бирү уку йорты. КДМУ (8 факультет) Татарстан, Мари, Мордва, Ингуш, Калмык, Чуаш һәм Чечен Республикалары, Самара, Пенза, Ульянов, Саратов өлкәләре өчен 9 белгечлек буенча табибләр әзерли. Барлык факультетларда 5500 студент укый. 1991 елдан университетта дөньяның 46 иленнән килгән студент, ординатор һәм аспирант (2013 елда 400 дән артык кеше) белем ала. Медицина белеме бирү түбәндәге белгечлекләр буенча тормышка ашырыла: дәвалау, педиатрия, медицина-профилактика (уку — 6 ел), стоматология, фармацевтика, социаль эш (5 ел), медицина биохимиясе, медицина биофизикасы һәм югары белемле шәфкать туташлары әзерләү (4 ел — бакалавр дәрәҗәсе). Медицина һәм фармацевтика буенча югары белем бирүче уку-укыту программаларын үзләштергән һәр кеше мәҗбүри рәвештә дипломнан соңгы башлангыч әзерлек уза (интернатура һәм ординатура). Интернатура — 28, ординатура 41 белгечлек буенча табибләр әзерли. Фәнни эш һәм югары медицина уку йортлары өчен педагогик кадрлар әзерләү аспирантура аркылы тормышка ашырыла. Медицина кадрлары әзерләү өзлексез белем бирүне тәэмин итүче күпкатлы уку-укыту системасы буенча алып барыла: югары уку йортына әзерлек (мәктәп-лицей, мәктәпләрдәге махсус сыйныфлар, консультация-һөнәри юнәлеш бирү үзәкләре), әзерлек курслары (көндезге, кичке, көндезге-читтән торып уку), дипломнан соңгы һөнәри әзерлек (интернатура, ординатура, аспирантура), яңадан укыту һәм белгечләрнең белемен күтәрү.

Россия медицина югары уку йортлары факультетларының иң өлкән һәм зурларыннан берсе булган дәвалау факультеты 1814 елда оеша, авыруларны дәвалау белгечләре әзерли. Медицина-профилактика факультеты 1930 елда барлыкка килә, гигиена табибләре һәм эпидемиологлар әзерләп чыгара.

Педиатрия факультеты 1932 елда, дәвалау факультетыннан аналар һәм балалар сәламәтлеген саклау бүлеге аерылып чыкканнан соң барлыкка килә, табиб-педиатрлар әзерли. 1993 елда өч факультет студентларына дипломнан соңгы әзерлек чорында өч юнәлешнең: дәвалау, педиатрия, медицина-профилактика — берсен сайлап алырга мөмкинлек бирерлек итеп бердәйләштерелгән уку-укыту планы кабул ителә. Югары стоматологик белем бирүгә Казан университетының медицина факультетында 1920 елда ачылган одонтология һәм стоматология кафедрасы аша нигез салына; факультет 1950 елга кадәр гамәлдә була, 1954 елдан кабат ачыла. Фармацевтика факультеты 1975 елда оештырыла, дару матдәләре ясау, җитештерү, куллану өлкәсе белгечләре әзерли. 1994 елда ачылган менеджмент һәм югары белемле шәфкать туташлары әзерләү факультеты дәвалау-профилактика учреждениеләрендә шәфкать туташлары эшен оештыру белгечләре әзерли (урта махсус медицина белеме базасында, бакалавриат). 1991 елда ачылган социаль эш факультеты югары белем базасында социаль хезмәткәрләр әзерләп чыгара, социаль хезмәткәрләрне яңадан укыту бүлегенә шул тармак буенча белгечләр әзерләү белән шөгыльләнә (200 дән артык студент). Университетның башка факультетлары студентлары, өстәмә укып, «табиб-психолог» белгечлеге ала алалар. 1994 елда ачылган өстәмә белем факультетында табиб һәм провизорлар әзерлекнең түбәндәге төрләрен уза: беренчел белгечлек — клиник интернатура (400 кеше), һөнәри әзерлек — клиник ординатура (300 кеше), стажлы белгечләр өчен гомуми һәм тематик өстәмә белем (2000 кеше), медицина училищеләре укытучыларының белемен күтәрү (50 дән артык кеше). Табибләр белемен күтәрү тематик курс — гомуми практика табибе (гаилә медицинасы), балалар хирургиясе, фармацевтика, медицина профилактикасы һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә идарә итү курслары базасында тормышка ашырыла; гомуми, тематик, белгечлек буенча цикллар формасында уза. Университетның 34 клиник кафедрасы һәм 3 курсының дәвалау-педагогика эшчәнлеге ТР сәламәтлек саклау системасына караган 46 клиник медицина учреждениесе җирлегендә: Казан медицина университеты клиникаларында, киң профильле хастаханәләр һәм район хастаханәләрендә, тар профильле дәвалау-диагностика берләшмәләре үзәкләре, диспансерларында, бала тудыру йортларында, киң профильле поликлиникаларда һәм стоматология поликлиникаларында, хатын-кызлар консультацияләрендә, хастаханәләр һәм ашыгыч медицина ярдәме станцияләрендә алып барыла. Роспотребсоюзның республика һәм шәһәр хезмәте үзәкләре дәвалау-профилактика юнәлешендәге табибләр әзерләүдә уку-укыту базасы, Татарстан, Мари, Чуаш Республикаларының аптека системасы фармацевтлар өчен уку-хезмәт күнекмәләре алу базасы булып тора. Казан медицина университетының җиде уку корпусы, үз стоматология клиникасы бар (мәйданы 41490 м2). 65 кафедрада һәм 10 курста 1500 дән артык укытучы, шул исәптән 150 профессор  һәм фән докторы, 300 дән артык доцент һәм фән кандидаты белем бирә. Алар арасында РМФА, ТР ФА академигы — 6, мөхбир әгъза — 5, РФнең атказанган фән эшлеклесе — 6, ТРның атказанган фән эшлеклесе — 10, РФнең атказанган табибе — 6, ТРның атказанган табибе — 24, РФ санитария-эпидемиология хезмәте мактаулы хезмәткәре — 7. Тугыз белгечлек буенча 3 махсус диссертация яклау гыйльми советы эшли. Студентларның үз фәнни җәмгыяте бар, укуда, фәнни эшчәнлектә, җәмәгать эшләрендә уңышка ирешкән студентларга, гыйльми совет карары нигезендә, Казан медицина фәнни мәктәбе данын тудырган атаклы галимнәр исемендәге махсус стипендияләр бирелә. Студентлар өчен халыкара стажировка системасы булдырылган. Казан медицина университеты Студентларның халыкара медицина ассоциацияләре федерациясендә һәм Европа студент-медиклар ассоциациясендә әгъза булып тора.

Табибләрнең һөнәри квалификациясен күтәрү максаты белән 1920 елда Клиник институт оештырыла (идарәдә — В.И.Иорданский, Р.А.Лурия һәм В.П.Первушин, институт РСФСР Сәламәтлек саклау халык комиссариатының фәнни учреждениеләре исемлегенә кертелә); 1925 елда В.И.Ленин исемендәге Дәүләт табибләр белемен күтәрү институты (ГИДУВ) эшли башлый. 1926–1927 елларда табибләр 11 белгечлек буенча әзерләнә. Идел буендагы барлык республика һәм өлкә табибләре дипломнан соңгы әзерлек уза. 1978 елдан Казан ГИДУВы — беренчел звено табибләр әзерләү буенча Идел буе төбәгенең баш учреждениесе; 1995 елдан — Казан дәүләт медицина академиясе өстәмә һөнәри белем бирү учрежениесе (2003 елдан — Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш федераль агентлыгының «Казан дәүләт медицина академиясе» дәүләт өстәмә белем бирү учреждениесе). Өч факультетта (санитария-гигиена, терапия, хирургия) ел саен Россиянең төрле төбәкләреннән килгән табибләр 100 дән артык белгечлек буенча квалификация күтәрә. Медицина учреждениеләренә һәр елны 2 еллык клиник ординатура узган югары әзерлекле 100 дән артык белгеч әзерләп җибәрелә. Медицина академиясе докторлык һәм кандидатлык диссертацияләрен яклауга кабул итү хокукына ия.

Әдәбият       

Зыятдинов К.Ш., Павлухин Я.Г. Очерки истории медицины Татарстана (до 1917 г.). К., 2005.

Авторлар — Н.Х.Әмиров, А.С.Созинов, М.Ю.Абросимова