Биографиясе

1901 елның 25 октябре, Ульяновск өлкәсе, Яңа Малыклы районы Лабит авылы – 1979 елның 3 декабре, Мәскәү шәһәре.

Ф.Энгельс исемендәге сәяси составның белемен күтәрү курсларын (Петроград, 1922 ел), очучылар курсларын (1934 ел), Эшче-Крәстиян Кызыл Армиясенең Н.Е.Жуковский исемендәге Хәрби-һава академиясе каршындагы белем күтәрү курсларын (Мәскәү, 1937 ел), Югары сәяси состав курсларын (Мәскәү, 1941 ел) тәмамлый.

1914–1918 елларда туган авылында батраклыкта. 1919 елдан Кызыл Армия сафларында. Гражданнар сугышы елларында Польша фронты сугышларында (1920 ел) катнаша. Таҗикстанда басмачыларга каршы, 1939 елда Халхин-Гол елгасы буенда япон милитаристларына каршы сугыша.

1941 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында: авиациядә өлкән инспектор, Ерак Көнчыгыш фронтындагы сәяси бүлекнең СССР Хәрби Һава Көчләре штабы башлыгы урынбасары. 1942 елдан Брянск фронты хәрби комиссары, 1942–1947 елларда сәяси бүлек командирының урынбасары һәм СССР Хәрби Һава Көчләре 2 нче һава армиясенең Хәрби советы әгъзасы.

1947–1959 елларда СССР Һава һөҗүменә каршы оборона һәм Еракка очышлар авиациясенең Ерак Көнчыгыш, Баку округларындагы Хәрби Һава Көчләре Хәрби советы әгъзасы.

1923–1924 елларда Петроград Советы депутаты.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, биш Кызыл Байрак, 2 нче дәрәҗә Суворов, 1 нче дәрәҗә Богдан Хмельницкий, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Годы и люди // Вестн. воздушного флота. 1957. № 11–12; 1958. № 1–4.

Әдәбият

Конев И.С. Записки командующего фронтом. 1943–1944. М., 1989.

Автор – Б.А.Канеев