Тарихы

1680 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Толкиш, Толкишка исемнәре белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, тегүчелек тарала.

XX йөз башында Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе (1872 елда ачыла), вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 307,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Ключище волостена керә.

1920 елда – ТАССРның Лаеш, 1927 елдан – Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Питрәч, 1935 елның 10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Питрәч районында.

Хәзер – Янсуар авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Правда” №2 колхозы оештырыла. 1951 елдан – Ленин исем. колхоз (Раевка авылы белән бергә, үзәк утары – Нырсуар авылы), 1997–2006 елларда Ильич исем. авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (1998 елга кадәр), клуб бар.

Халык саны

1782 елда – 36 ир заты;
1859 елда – 166,
1897 елда – 245,
1908 елда – 326,
1920 һәм 1926 елларда – 355,
1938 елда – 285,
1949 елда – 395,
1958 елда – 257,
1970 елда – 273,
1979 елда – 209,
1989 елда – 123,
2002 елда – 73,
2008 елда – 74,
2010 елда – 68,
2020 елда – 32 кеше (татарлар).