Биографиясе

1914 елның 19 апреле, хәзерге Актаныш районы Күҗәкә авылы – 1992 елның 27 октябре, Менделеев районы Турай авылы.

Минзәлә укытучылар әзерләү мәктәбен тәмамлый (1930). 1930–1940 елларда укытучы, мәктәп директоры, халык мәгарифенең район бүлеге инспекторы булып эшли.

1940–1957 елларда Совет Армиясендә. Бөек Ватан сугышында катнаша.

Ул җитәкчелек иткән елларда колхоз алдынгы хуҗалыкка әверелә, 1980 еллар башында бөртеклеләрнең уңышы 1 га дан 20 ц га, 1 сыердан савым 3000 кг га җитә. Җитештерүнең барлык тармакларында заманча материаль-техник база булдырыла, социаль-көнкүреш объектлары төзелә.

Бүләкләре

Әхмәров Октябрь Революциясе, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, «Почет билгесе» орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.