Авылга XVII йөзнең икенче яртысына кадәр нигез салына.

Революциягә кадәрге чыганакларда Варангози, Варангуш, Барангуш-Яваш, Карангуш-Яваш исемнәре белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлеклекчелек.

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, 2 мәчет, 3 җил тегермәне, ярма яргыч, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1215,4 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Яңа Кишет волосте үзәге. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында.  1930 елның 10 августыннан – Арча, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Юл, 1956 елның 18 июленнән – Тукай, 1963 елныңң 1 февраленнән Арча районында.

Хәзер Яңа Кырлай авыл җирлеге составына керә.

1929 елда авылда “Марс” колхозы оештырыла. 1950 елда берләштерелгән Мичурин исемендәге колхоз составына керә. 2004 елдан “Тукай-Кырлай” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2003 елдан “Кырлай” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә  шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

2013 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли.

“Нәкыйп” мәчете (2007 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

А.Т.Сабиров (1962 елда туган) – туфрак белгече, биология фәннәре докторы;

Р.Г.Төхфәтуллин (1924–1994) – язучы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 70 ир заты;
1859 елда – 458,
1897 елда – 842,
1908 елда – 883,
1920 елда – 956,
1926 елда – 914,
1938 елда – 853,
1949 елда – 633,
1958 елда – 557,
1970 елда – 516,
1979 елда – 485,
1989 елда – 406,
2002 елда – 421,
2010 елда – 418,
2015 елда – 390 кеше (татарлар).