Авылга XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Березняк авылы буларак та билгеле. 1930 еллардан хәзерге исемендә.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1325 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Мәмсә волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында.1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1935 елның 2 октябреннән –  Кызыл Юл, 1959 елның 12 октябреннән –Тукай, 1963 елның 1 февраленнән Арча районнарында.

Хәзер Ташкичү авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда “Спартак” колхозы оештырыла, 1937 елда “Коминтерн” колхозы итеп үзгәртелә, 1958 елда – берләштерелгән К.Якуб исемендәге колхоз, 1989 елда “Ашытбаш” колхозы составына керә. 2014 елдан “Нуриев” крәстиян-фермер хуҗалыгы составында.

Халкы күбесенчә фермер хуҗалыгында эшли, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда башлангыч мәктәп, клуб, мәчет (2005 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Х.Х.Хисмәтуллин (1895–1977) – әдәбият галиме, текстолог, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты хезмәткәре (1944–1965 елларда).

Халык саны

1782 елда – 113 ир заты;
1859 елда – 397,
1897 елда – 443,
1908 елда – 558,
1920 елда – 574,
1938 елда – 517,
1949 елда – 332,
1958 елда – 369,
1970 елда – 284,
1979 елда – 223,
1989 елда – 164,
2002 елда – 164,
2010 елда – 152,
2015 елда – 149 кеше (татарлар).