Фотограф Шакиров Р.Н. «Галия» чишмәсе

Татарстанның Арча районы Мөрәле авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Авыл Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең икенче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, тегермән, 3 вак-төякләр кибете эшли. 1914 елда башлангыч мәктәп ачыла.

Авыл җәмәгатенең имана җире 864,3 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Яңа Чүриле волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Мамадыш, 1921–1922 еллардан Арча кантоннарында.1930 елның 10 августыннан – Арча,  1944 елның 19 февраленнән – Чүриле, 1956 елның 14 маеннан Арча районнарында.

Хәзер Сеҗе авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда “Мөрәле” колхозы оештырыла, 1953 елда – берләштерелгән Ленин исемендәге колхоз (үзәк утары Сеҗе авылында), 1959 елдан “Коммунист” колхозы составына керә, 1991–1995 елларда “Мөрәле” колхозы. 1996 елдан “Мөрәле” күмәк предприятиесе, 2000 елдан “Кесмәс” күмәк предприятиесе, 2004 елдан “Ак Барс” агрокомплексы”. Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1990 елларда авылда сарык һәм дуңгыз фермалары була.

Авылда башлангыч мәктәп (1917 елдан, 2004 елда яңа бина төзелә), балалар бакчасы (1990 елдан, татар мәдәнияте музей почмагы бар), мәчет (2005 елдан), клуб эшли.

Авылның әйләнә-тирәсендә Казансу елгасы башының субүләр өслегендә “Аю урманы” төбәк әһәмиятендәге табигать ядкәре урнашкан (2001 елдан). Үсемлекләр капламында нарат һәм караңгы ылыслы урманнар, үсемлекләр һәм хайваннарның сирәк бореаль төрләре комплексы бар, алар арасында – куык абага, себер бөркет канаты (кара абага), кызыл җиләкле бүре бөресе, кашкарый үләне, җизбаш (бакыр кәлтә), гади кара елан, кара маңгайлы каракош Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.

Фотограф Шакиров Р.Н. Мәчет

Татарстанның Арча районы Мөрәле авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Күренекле кешеләре

Х.Г.Бадыйгый (1941 елда туган) – шагыйрь;

Т.С.Мөбарәков (1932–1996) – язучы, математика фәннәре кандидаты;

Ш.К.Хаҗиев (1957 елда туган) – эшкуар, меценат.

Фотограф Шакиров Р.Н. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә обелиск

Татарстанның Арча районы Мөрәле авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Халык саны

1782 елда –96 ир заты;
1859 елда – 450,
1897 елда – 622,
1908 елда –  688,
1920 елда – 680,
1926 елда – 504,
1938 елда – 736,
1949 елда – 505,
1958 елда – 541,
1970 елда – 433,
1979 елда – 381,
1989 елда – 315,
2002 елда – 277,
2010 елда – 288,
2015 елда – 285 кеше (татарлар).