2015 елда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Информатика институтын Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Перспективалы тикшеренүләр институтына әверелдерү юлы белән барлыкка килә, 2018 елдан хәзерге исемдә.

Институт структурасында 5 фәнни үзәк һәм бүлек эшли: фотоника һәм магноника; табигый-фәнни тикшеренүләр; цифрлы технологияләр; фәнни тикшеренүләргә аудит һәм аларны оештыру-техник тәэмин итү; фәнни тикшеренүләргә экспертиза һәм маркетинг уздыру.

Институтның фәнни тикшеренүләр юнәлешләре: актуаль проектлар-фотоника һәм магноника проблемалары; санлы технологияләр өлкәсендә гамәли һәм фундаменталь тикшеренүләр; нефть ятмаларын инновацион проектлау буенча фәнни нигезләр булдыру; фәнни тикшеренүләргә экспертиза һәм маркетинг.

Институтта 51 кеше, шул исәптән 41 фәнни хезмәткәр (10 фәннәр докторы һәм 14 фәннәр кандидаты) эшли.