Тарихы

XVIII йөзнең беренче яртысында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Челны, Красный Колок исеме белән дә искә алына.

1860 елларда халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә (Авзянопетровский заводларына беркетелә). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында Петр һәм Павел чиркәве (1886 елда төзелә; эклектика стилендәге дини архитектура истәлеге; өлешчә сакланган), чиркәү-приход мәктәбе (1888 елда ачыла), 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1957 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елда авыл Казан губернасы Чистай өязе Зирекле волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Яңа Чишмә, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1983 елның 26 апреленнән – Яңа Чишмә районында.

Хәзер – Ленино авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Красная Шешма» колхозы оештырыла. 1950 еллар башыннан – Сталин исемендәге колхоз (үзәк утары – Тубылгытау авылы), соңрак – Хрущев исемендәге колхоз (1956 елгы мәгълүматлар буенча, үзәк утары – Горшково авылы; колхозга шулай ук юкка чыккан Кулмаскы авылы хуҗалыклары да керә), 1958 елдан – «Советская Татария» газетасы исемендәге колхоз (үзәк утары – Ленино авылы; 1991 елда өч хуҗалыкка – «Тубылгытау» (Тубылгытау авылы хуҗалыклары), «Рассвет» (Ленино авылы хуҗалыклары) колхозлары һәм «Түбәнкаманефтехим» берләшмәсенең ярдәмче хуҗалыгы буларак «Шешма» совхозына (Горшково авылы хуҗалыклары) бүленә), 1993 елдан – «Новая Шешма» акционерлык җәмгыяте, хәзерге вакытта «Гуссамутдинова Л.П.» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек, дуңгыз һәм сарык асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1963–2015 елларда авылда башлангыч мәктәп була.

Мәдәният йорты (2007 елдан яңа бинада), китапханә (2007 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2007 елдан); мәдәният йорты каршында «Надежда», «Светлана» вокаль төркемнәре (икесе дә – 2007 елдан) эшли.

Кәшәнә (2013 елда торгызыла, 2017 чаң корылмасы куела), төзекләндерелгән «Родничок» чишмәсе бар.

Авыл янында археология истәлекләре – Горшково I авыллыгы (Имәнкискә культурасы), Горшково Iа авыллыгы (гомумболгар истәлеге), Горшково II авыллыгы (Имәнкискә культурасы, монголларга кадәрге чор болгар истәлеге), Горшково III авыллыгы (монголларга кадәрге чор болгар истәлеге) табыла.

Халык саны

1782 елда – 95 ир-ат;
1859 елда – 414,
1897 елда – 787,
1908 елда – 841,
1920 елда – 1044,
1926 елда – 945,
1938 елда – 910,
1949 елда – 714,
1958 елда – 563,
1970 елда – 422,
1979 елда – 226,
1989 елда – 108,
2002 елда – 225,
2010 елда – 153,
2020 елда – 155 кеше (руслар).