Авыл 1616 елдан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, су тегермәне, вак-төякләр кибете эшли.

Иске Муй мәчете XX йөз башында төзелгән. Совет чорында мәчет бинасында мәктәп урнаша. Хәзерге вакытта мәчет буларак эшли.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 738,4 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Яңа Чүриле волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Мамадыш, 1921–1922 еллардан Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Арча, 1944 елның 19 февраленнән – Чүриле, 1956 елның 14 маеннан Арча районында.

Хәзер Сеҗе авыл җирлеге составына керә.

1928 елда авылда “Спартак-2” колхозы оештырыла, 1950 елда –  берләштерелгән Чапаев исемендәге колхоз, 1958 елда Фрунзе исемендәге колхоз составына керә. 1991 елдан “Уңыш” күмәк предприятиесе, соңрак “Уңыш” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2002 елдан “Тургай” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. 2004 елдан “Ак Барс” агрокомплексы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, ит-сөт терлекчелеге, кырчылык белән шөгыльләнә.

2012 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли. Мәчет (2017 елда бинасы реставрацияләнә) бар.

Күренекле кешеләре

И.С.Гыймаев (1963 елда туган) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, ТРның атказанган төзүчесе, РФнең мактаулы төзүчесе.

Халык саны

1782 елда – 48 ир заты;
1859 елда – 203,
1897 елда – 361,
1908 елда – 408,
1920 елда – 437,
1926 елда – 381,
1938 елда – 430,
1949 елда – 406,
1958 елда – 294,
1970 елда – 205,
1979 елда – 165,
1989 елда – 141,
2002 елда – 126,
2010 елда – 140,
2015 елда – 126 кеше (татарлар).