- РУС
- ТАТ
(«Кама-Идел сүзе»), көндәлек иҗтимагый-сәяси, әдәби газета
«Волжско-Камская речь» газетасының дәвамчысы.
Революциягә кадәрге әйдәп барган Казан газеталарының берсе, кадет юнәлешле либераль-демократик басма.
Казанда рус телендә 1908 елның 1 октябреннән 1917 елның 14 декабренә кадәр һәм 1918 елның 21 августыннан 7 сентябренә кадәр барлыгы 2391 саны нәшер ителә.
Төрле елларда наширләре — И.И.Бабушкин, М.М.Шерстенников, П.А.Дубровин, мөхәррирләре — А.Ф.Музовский, М.М.Шерстенников, Н.П.Гусев, К.Н.Тимофеев, Е.Д.Титова, В.К.Самсонов.
1915 елда кушымта рәвешендә «Телеграммы «Камско-Волжской речи», 1917–1918 елларда «Телеграммы Петроградского телеграфного агентства» чыгарыла.
Редакция 3 нче һәм 4 нче Дәүләт Думасы эшчәнлеген яктырта, Дума әгъзалары һәм Казан депутатларының чыгышларын бастыра, кадетлар башлангычы белән Думада «Прогрессив блок» (1915 ел) төзелүне хуплый. П.А.Столыпинның аграр реформасын кискен тәнкыйтьли, крәстиян җәмгыятьләрен саклау, җирләрне көчләп тартып алу һәм бертигез куллануны яклап чыга.
Газета «Идел буе төбәгендә мөселман татарларның йогынтысына каршы чаралар күрү өчен җыелган махсус киңәшмә» (С.-Петербург, 1910 ел) турындагы күрсәтмәләргә үзенең шиген белдерә.
Кадетлар партиясе программаларының максатларына, аның Казан губернасында Үзәк һәм Җирле комитетлары эшчәнлегенә, съезд материалларына зур игътибар бирелә. Басмада кадетлар партиясенең Казан комитеты әгъзаларыннан А.Г.Бать, А.В.Васильев, Н.П.Гусев, П.А.Дубровин, Н.А.Макаров, А.А.Симолин, В.Д.Смолин, Г.Г.Тельберг, М.М.Хвостов, Г.Ф.Шершеневич, Н.Н.Юшков һәм башкалар хезмәттәшлек итә.
«Шәһәр думасы» рубрикасында Казан думасы утырышлары һәм шәһәр үзидарәсе органнары эшчәнлеге турында язмалар басыла, Казанның көндәлек тормышы җентекләп тасвирлана.
Газетаның башкалада һәм башка шәһәрләрдә, шул исәптән губернаның барлык өяз үзәкләрендә дә үз хәбәрчеләре була; аларның мәкаләләре «Кама-Идел төбәге» рубрикасында басыла.
Әйдәп баручы Россия һәм чит ил вакытлы матбугатына күзәтүләр, барыннан да элек кадет юнәлешле басмаларга («Речь», «Русское слово», «Русские ведомости», «Современное слово» һ.б.) күзәтүләр басыла. Татар басмаларыннан («Вакыт», «Шура», «Юлдаш») — тәрҗемәләр, әдәби бүлектә матур әдәбият әсәрләреннән өзекләр һәм шигырьләр бирелә.
Басманың даими бүлекләре һәм рубрикалары: «Россия буйлап», «Соңгы хәбәрләр», «Мөселман дөньясыннан», «Суд», «Театр һәм музыка», «Университет тормышыннан», «Библиография», «Спорт».
Газета Беренче бөтендөнья сугышының җиңеп чыкканчы дәвам итүен яклый, «Сугыш», «Сугыш һәм Казан» рубрикаларында сугыш хәрәкәтләрен, Казанның фронтка ярдәм итүен яктырта; 1917 елгы Февраль революциясен шатланып каршылый, Вакытлы хөкүмәтне һәм Учредительләр җыенының чакырылуын яклап чыга.
Редакция 1917 елның июлендә булган Петроград вакыйгалары өчен большевикларны гаепли, совет хакимияте урнашуга каршы чыга. Казан губернасы Эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары советы тарафыннан 1917 елның октябрь ахыры— ноябрь башында 2 атнага чакыру туктатыла. Шулай да 8 ноябрьдән яңадан басыла башлый һәм, кадетларны якларга чакырып, Учредительләр җыены сайлаулары уңаеннан кампания җәелдерә.
1917 елның 14 декабрендә, большевикларга каршы пропаганда алып барган өчен, хакимиятләр тарафыннан ябыла. Казанны чехлар һәм КОМУЧ халык армиясе алгач, үзенең эшчәнлеген вакытлыча торгыза: КОМУЧның Вәкаләтле вәкиле эшчәнлеген һәм җирле хакимият органнары оешуны яктырта, Казан тирәсендәге сугыш барышын, «кызыл террор»ны җентекләп тасвирлый.
Соңгы саны «Барыбыз да туган шәһәребез өчен көрәшкә!» дигән өндәү белән чыга, мөхәррир В.К.Самсонов «Дәһшәтле вакыт» («Грозный час») мәкаләсендә казанлыларны якын көннәрдә Кызыл Армиянең шәһәргә һөҗүм итәчәге турында кисәтә.
Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;
Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;
Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.
Автор – Т.М.Насыйров
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.