- РУС
- ТАТ
Баһаветдин Хәмзә улы Хәмзин. Вәисиләр хәрәкәтенә нигез салучы һәм аның җитәкчесе
1810 елның 12 сентябре, Казан губернасы, Зөя өязе Сатмыш авылы – 1893 ел, Казан шәһәре.
Казанда мәдрәсәдә укый. Төркестанда һәм Бохарада сәүдә итә.
1860 еллар башыннан Вәисов үзен Нәкышбәндийә борадәрлеге суфилары шәехе дип атый башлый. Үзенең әйтүенчә, тәгълимат нигезләре аңа дәрвиш Җәгъфәр әл-Кулаткы (чыгышы белән Саратов губернасы, Хвалын өязе Иске Кулаткы авылы) тарафыннан җиткерелгән. Әлеге тәгълимат йогынтысында Вәисов үзен изге Вәис дип, Мөхәммәд пәйгамбәрнең көрәштәше, аның эшен дәвам иттерүче дип белдерә.
1862 елда, янәсе, император Александр II биргән рөхсәткә таянып, Казанда гыйбадәт йорты ача, анда милләттәшләрен «чын дингә» өйрәтә. Вәисов үз вәгазьләрендә мөселман дин әһелләрен тәнкыйтьли. Ул, татарлар арасында беренчеләрдән булып, халыкларның үзбилгеләнү хокукын, кешеләрнең закон алдында тигез булырга тиешлеген белдерә.
Оренбург Диния нәзарәте аны рухани дәрәҗәсеннән мәхрүм итә. Моңа җавап йөзеннән ул «иске динне тотучы»ларның «автономияле» үз рухани идарәле «Вәисиләр илаһи полкы»н оештыра. Вәисов «илаһи сугышчылар»ны гражданлык кануннарына һәм хакимияткә буйсынмаска, гамәлләрне бары тик Коръәнгә һәм шәригатькә нигезләп кылырга чакыра. «Тарикы хөҗҗәтин» («Дәлилләү ысулы», 1874) хезмәтендә үз тәгълиматының төп өлешләрен бәян итә.
1884 елда салымнар түләмәве өчен кулга алына. 1885 елда Казан мәхкәмә палатасы карары белән Вәисов акылга зәгыйфь дип табыла һәм Казан округы психик авырулар хастаханәсенә урнаштырыла; шунда вафат була.
Кара: Вәисиләр хәрәкәте.
Катанов Н.Ф. Новые данные о мусульманской секте ваисовцев. Казань, 1909.
Молоствова Е.В. Ваисов Божий полк // Мир ислама. 1912. Т. 1, ч.2.
Сагидуллин М. К истории ваисовского движения. Казань, 1930.
Климович Л.И. Ислам в царской России. М., 1936.
Ионенко И., Тагиров И. Октябрь в Казани. Казань, 1967.
Валеев Р.К. Революционное движение в Среднем Поволжье (июль–октябрь 1917 года). Казань, 1972.
Давлетшин К. Кто такие ваисовцы? // Наука и религия. 1981. № 6.
Ваисовцы // Отечественная история: Энцикл. М., 1994. Т.1.
Кемпер М., Усманова Д. Ваисовское движение в зеркале собственных прошений и поэм // Гасырлар авазы – Эхо веков. 2001. №3/4.
Усманова Д.М. Мусульманское "сектантство" в Российской империи: "Ваисовский Божий полк староверов-мусульман" 1862–1916 гг. Казань: Фән, 2009.
Вәлиев Р.К. Өзелгән дога// Мирас. 2002. №8, 9, 11, 12; 2003. №1.
Автор – Р.К.Вәлиев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.