Биографиясе

1621 ел, Кизләү шәһәре, Кырым ханлыгы – 1707 ел, шунда ук.

Туган шәһәрендәге «Җомга җамигъ» мәдрәсәсендә белем ала, шагыйрь Кәфәви Сәет Әбделкәрим Шәриф җитәкчелегендә Шәрык әдәбияты тарихын һәм теоретик нигезләрен тирәнтен өйрәнә.

Яшүсмер чагыннан шигырьләр яза башлый. Иҗат юнәлеше формалашуына суфи шагыйрь Җәләлетдин Руминың йогынтысы зур була.

Остазы Кәфәви Сәет вафатыннан соң, мәдрәсәне ташлап, дөнья гизәргә чыгып китә, 8 елга якын туган иленнән читтә – Төньяк Кавказда, Персия, Төркия илләрендә яши. Бик күп газәл һәм мәхәббәт шигырьләре авторы, талантлы чичән-импровизатор буларак та таныла.

Шигъри иҗаты XVIII йөз татар шагыйрьләренә сизелерлек йогынты ясый. Кулъязма мирасы Төркия китапханәләрендә саклана.

Әсәрләре

Шиирлер, гъазеллер. Тошкент, 1988, 1 китап; 1990, 2 китап.

Әдәбият

Адабиёт хрестоматиясе. Тошкент, 1971

Elҫin Ş. Âşik Ömer. Ankara, 1999.

Автор – М.И.Әхмәтҗанов