Биографиясе

1930 елның 24 феврале, Ленинград —  2002 елның 5 феврале, Казан.

Казан университетының тарих-филология факультетын (1953), Казан Зур драма театры каршындагы студияне (1961) тәмамлый.

Университетның Б.Э.Ниренбург һәм Г.П.Ардаров җитәкчелегендәге театр коллективында катнаша.

Казан химия-технология техникумында әдәбият курсы укыта.

Студияне тәмамлаганнан соң, Казан Зур драма театрына эшкә килә.

100 гә якын роль башкара, хатын-кыз характерын төрле яклап ачып, классик һәм заманча драматургиядә тулы бер образлар галереясын тудыра.

Л.В.Маклакова княгиня Вяземская ролендә

«Барлыгы 13 ай», Ю.З. Дынов; сулда – Раевский ролендә Е.А. Кузин

Иҗаты

Инна («Хезмәттәшләр», В.П.Аксенов повесте буенча), Нюра («Туй көнендә», В.С.Розов), Авдотья Романовна («Җинаять һәм җәза», Ф.М.Достоевский романы буенча), Павла («Без туган йорт», П.Когоут) кебек беренче рольләрендә үк актрисаның сәхнә таланты ачыла. Бу тышкы сурәтнең нәзакәтлелегендә, хисчәнлек, тәэсирлелек, зыялылыкта, героиняларының рухи дөньясын бөтен тирәнлеге белән яктыртырга, психология халәтне бар нечкәлекләре белән бирергә омтылуда чагыла.

Бер үк вакытта аның героинялары нык рухлы көчле шәхесләр буларак аерылып тора. Маклакова башкарган Лушка («Күтәрелгән чирәм», М.А.Шолохов романы буенча), Надя («Бервакыт Яңа ел кичендә», Э.В.Брагинский, Э.А.Рязанов), Наталья Петровна («Искитәрлек бүләк», Е.И.Габрилович), Горчакова, Светлана Николаевна («Озату», «Урманда веранда», И.М.Дворецкий), Лиза («Гадәт буенча җыелу», В.С.Розов) образлары 1970 еллар героинясының иң матур сыйфатларын үзендә туплаган заманча хатын-кыз тибын гәүдәләндерә.

1978 елда «Әни килде» (Ш.Хөсәенов) пьесасындагы Маклакова иҗат иткән Ана образы театр тормышында зур бер вакыйга буларак кабул ителә, тамашачыларның көчле алкышларына һәм уңай бәяләренә лаек була.

Хатын («Барысы да бетте», Э.Олби) образында актриса аз һәм төгәл сәнгатьчә чаралар ярдәмендә әхлакый газаплар тирәнлеген ачып бирә.

Маклакова рус классикасының күп кенә зур образларын иҗат итә: Настя («Урманнарда», П.И.Мельников-А.Печерский романы буенча), Надежда Монахова, Софья («Варварлар», «Соңгылар», М.Горький), Кручинина («Гаепсездән гаеплеләр», А.Н.Островский).

Л.В.Маклакова Надежда Монахова ролендә

«Варварлар», М.Горький

Әдәбият

Илялова И., Ингвар И.Русский театр в Казани. Казань, 1991;

Благов Ю. Сердцем и разумом // Идель. 2000. № 5.

Автор Ю.А.Благов