Эчтәлек

Туйларда җырлана.

«Җизнәкәй» нең көе татар һәм башкорт халкында киң таралган. Җырның тексты кыска һәм үткен фразалардан торган диалог рәвешендә бара: кияү балдызы белән шаяра, ул да аңа шаяртып җавап кайтара. Күңел күтәрүчән һәм юмор рухында булуы «Җизнәкәй» җырын популярлаштыра.

Беренче тапкыр текст ноталары белән бергә этнограф С.Г.Рыбаков тарафыннан басыла.

Әдәбият

Татар халык иҗаты: Тарихи һәм лирик җырлар. Казан, 1988;

Рыбаков С.Г. Музыка и песни уральских мусульман с очерком их быта. Санкт-Петербург, 1897;

Мышков В.А. Мелодии ногайских и оренбургских татар // Известия Общества археологии, этнографии и истории при Казанском университете. 1898. Т. 14.

Автор – Ф.И.Урманчеев