Эчтәлек

Поселокка XIX йөзнең беренче яртысында нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында поселокта ашлык саклау-сату һәм вак-төякләр кибетләре эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 203,5 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр поселок Казан губернасының Лаеш өязе Аркатау волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш, 1927 елдан Арча кантоннарында.1930 елның 10 августыннан – Питрәч,  1935 елның 25 гыйнварыннан Арча районнарында.

Хәзер Иске Чүриле авыл җирлеге составына керә.

1930 елда поселокта “Новый путь” колхозы оештырыла, 1960 елда берләштерелгән “Мир” колхозы составына керә. 1991 елдан “МСО” ярдәмче хуҗалыгы, 1996 елдан “Сельхозхимия” ярдәмче хуҗалыгы, 2008 елдан “Игенче” агрофирмасы”. Халкы кырчылык һәм игенчелек белән шөгыльләнә.

Халык саны

1859 елда – 143,
1897 елда – 210,
1908 елда – 203,
1920 елда – 209,
1926 елда – 253,
1938 елда – 106,
1949 елда – 83,
1958 елда – 60,
1970 елда – 89,
1979 елда – 62,
1989 елда – 59,
2002 елда – 44,
2010 елда – 49,
2015 елда – 43 кеше (руслар).